Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Президент карамагындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча 84 йорт төзегән

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында, 50 ветеран өчен 2017 елда 17 йорт төзү планлаштырыла.

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасыбуенча 227,2 мең квадрат метр мәйданда 4154 фатирлы 84 йорт төзегән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов җиткергән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән.

Фролов сүзләренчә, 127 төзелеп килә торган объекттан 89 объект - әзерлек дәрәҗәсендә , 29ы - уртача әзерлектә һәм тагын 9 объект түбән әзерлек дәрәҗәсендә тора.

Шулай ук ул аренда торагы программасы кысаларында, 2017 елда 22,6 мең квадрат метр мәйданда 387 фатирлы 17 йорт төзү планлаштырылуын җиткергән. Бүгенге көндә 15 объектта 16,5 мең квадрат метр мәйданда 278 фатир файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, Иннополисның бер объектында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнүен, ә Апас районындагы объектта эчке эшләр баруын җиткергән.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында, 2017 елда 50 ветеран өчен 17 йорт төзү планлаштырыла, дип өстәгән Фролов. Дүрт объектта бүгенге көндә төзелеш эшләре төгәлләнгән, калганарында эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев