Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поршур авылында чишмә яңартылды

Чишмә һәркем өчен элек-электән изге чыганак, табигатьнең алыштыргысыз хәзинәсе булган

“Чишмәнең суы чиста, ул сусауны гына басмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә”, – дип ышанган безнең әби-бабаларыбыз.
Бүгенге көндә чишмәләргә йөрүләр сирәгәйсә дә (һәркемнең йортында су краннан агып тора), чыганакларга хөрмәт кимеде дип әйтеп булмый. Изге чишмәләр яңартыла, саекмасын өчен сулыкларда чистарту эшләре алып барыла.
16 ноябрь көнне Кукмара районы Поршур авылында да, яңартылганнан соң, чишмә ачу танатанасы узган.
Чишмәне үзара салым акчасына төзекләндергәннәр. Тантанада авыл җирлеге җитәкчесе Николай Михайлов та катнашкан. Ул авылдашларны әлеге вакыйга белән тәбрик иткән һәм чишмәне төзекләндергән кешеләргә рәхмәт белдергән. Тантанада авыл үзешчәннәре матур чыгышларын тәкъдим иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев