Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Покрау дигян бяйрям (Покровъ Пресвятой Богородицы)

Покрау — Покровъ дигян сюз безненчя бӧркяӱ дигян сюз була. Суҥ ул ничек бӧркяӱ дигян? Христосъ денен тотыучыларны Христоснын Анасы Изге Марiя бӧркяб тороб зур бялядян кыйыннан коткарган

Бу эш Христосъ тыуганнан суҥ 903 жыл ӱткяч булган. Шул жылны грекъ калкынын падшасы Лев атлы кеше  икян.  Ул  Константинополь  каласында  торган. Грекъ калкы Христосъ денен тоталар икян, арабъ калкы Мӧхӓммӓт денен тота икян. Шул багытта арабъ калкы грекъ калкынын падшалыгын сугышыб, кӧчляб алырга жабышкан. Алар сугыша сугыша грекънын кюб калкын ӱтергянняр, кюб калаларын, кюб авылларын жандырганнар. Греклар Константинополь каласында чиркяӱгя кереб  Ходайга  инялгянняр:  дошманнарыбызны  жиняргя безгя булыша кюр, диб. Изге Кыз Марiяга да бик инялгянняр. Шул кешеляр арасында бер Андрей атлы изге кеше дя бар икян. Аны бар кеше дя тилегя саный икян. Ул ӱзе изге эш кылыб торган, аны кешегя белендермягян, арыу икяннеген кешегя белендермяс ӧчӧн, кеше алдында акылсыз кеше кюк булыб жӧргӧн. Шул Андрей ӱзе гел ураза тотоб, кӧнӧ тӧнӧ кляӱ итеб торган. Чиркяӱдя кляӱ итеб торган чагында, изге Андрей жугары таба караган икян: ауада Изге Кыз Марiяны, анын ӓйлӓнясендя дя париштялярне, пагамбярлярне, апостолларны кюргян.

Фото: Orbita.dn.ua

Шунда Изге Кыз Марiя халыкларны коткарыр ӧчӧн Аллага инялеб торган; аннары ӱз бӧркяӱече белян бӧркяб торган. Шуны кюргяч Андрей ӱз жанында жӧрӧӱче Епифанiй атлы ӧйрянеӱчесеня ӓйткян: “Эй туган! Изге Кыз Марiянын калыкны коткарыр ӧчӧн Аллага инялеб торганын син кюрясенме?” дигян. Ул: “Барын да кюрямен” дигян. Шул каланын кешеляре, бу ике изге кешенен шундый кодрят кюргяннярен ишеткяч, бик сӧйӧнӧшкянняр, инде караб булудан котолабыз диб ӧмӧтлянеб торганнар. Шуннан ары греклар арабларны жиҥгянняр. Христосъ денен тотоучыларнын жыйыны бу кодрятне жалан истя тотар ӧчӧн, жылсайын шушы кӧннӧ бяйрям итяргя куйганнар.

Ӓӱӓле  заманда  Израиллярне  Египетъ  жиреннян, бал белян сӧт ага торган Ханаанъ жиреня болот багана, аларны кояш кызыуына пешермейче бӧркяб барган. Болот тик бер Израиллярне гня саклап жӧрткян. Инде бу заманда христианнарны  жирдя  бялядян  жабыб  тороучы Изге Кыз Марiя. Ул без христианнарны ӓр тӧрлӧ бялядян саклаб торадыр. Аны Алла Ӱзе сайлаган.  Кеше затыннан анын чаклы Аллага жакын кеше, Алла ризалыгын табкан кеше жук. Алла Изге Кыз Марiяны шул хатле зурлаган, анын эченя ӱзе урыннашкан. Кешелярне мянге азабтан коткарыр ӧчӧн, Алла Ӱзе аннан тӓннянеб, кеше булыб тыуган. Шуҥар кюря чын денне тотоучылар жалан Изге Кыз Марiяга иняляляр: “Эй, Алланы тыудырган Изге! безне сакла”, диб; урысчалаб: “Пресвятая Богородица, спаси насъ” дейляр.

(“Оло бяйрямняр. Главные церковные праздники” княгясеннян алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев