Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрәч-информ” җитәкчесе Ольга Шәмсутдинова: "Көчебез - сүздә"

Татарстан Матбугаты көне уңаеннан Питрәч районы газетасы редакторы Ольга Шипшова (Шәмсутдинова) журналист һөнәренең үзенчәлеге турында сөйләде

Мин журналистиканы түгел, ә, киреченчә, ул мине сайлады бугай. Питрәч районы Кәвәл авылы мәктәбендә папа математика укытты, мама китапханәдә эшләде. Шуңа күрә, үз-үземне белә башлаганан бирле, мәктәптә үскәнгәдерме, кечкенәдән укытучы булырга хыялланган идем. Журналист булып киткәнемә әле берничә генә ел. Югары белемне филология өлкәсендә алдым. Филолог – “сүзне яратучы”, аның бәясен белүче кеше, журналист та дөньяны сүз белән генә дә үзгәртеп була дип ышана бит. Шуңа күрә бу өлкәдә үземне беркайчан да бөтенләй үк чит кеше итеп тоймадым. Хәзерге һөнәрем миңа бик ошый. Монда һәркөнне үзең өчен бер яңалык, бер кызыклы шәхес ачасың, башка кешенең фикерен тыңларга һәм аңларга өйрәнәсең.
Район газетасында коллектив зур түгел, ике генә корреспондент, шуңа күрә темаларга бүленеш тә юк. Әйтик, әле генә районда узган зур бер мәдәни чарада катнашасың да, шуннан туры берәр авылның фермеры турында язарга китәсең. Корреспондент булып эшли башлавымның беренче көннәрендә үк районда узган республика күләмендәге авыл хуҗалыгы семинарында катнашырга туры килде. Авылда үссәм дә, бу тема минем өчен бөтенләй ят булып чыкты. Бик зур бер галим фермада бөтен район терлекчеләренә лекция укый: “Поголовье крыс нужно увеличить”, - ди, моңа ничек итеп ирешергә икәнен сөйли бик тәфсилләп. Мин шаккатып тыңлап утырам, фермага крысалар (күселәр) нәрсәгә икән дип. Соңыннан гына аңладым, ул КРС (крупный рогатый скот) ди икән.
Газета чыгаруның бүгенге көндә нинди авыр хезмәт икәнен якыннан белгән кеше буларак, мин безнең шундый газетабыз булу белән бик горурланам. “Туганайлар”дан башка керәшен халкының тарихы, традицияләре, йолалары, бүгенге көндә ничек яшәве турында сөйли торган башка бер генә газета да юк. Шуңа күрә аңа рәхмәтле булсак иде, сакласак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев