Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрау” Мәскәүгә җыена

Тукай районы Мәләкәс авылының "Питрау" ансамбле күпләргә таныш. Ул 2000 елда оешкан. Ансамбльдәге 16 баланың унысы - кыз, алтысы - малай. Алар узган ел Свияжскида узган "Бәрмәнчек бакчасы" керәшен фестивалендә катнашкан, ә быел Казанда булган "Без бергә" Республика балалар сәнгате фестивалендә чыгыш ясап, Гран-при отканнар, шулай ук Әлки районында узган...

"Россиякүләм, республикакүләм фестивальләрдә катнашырга тырышабыз, балаларның халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен белүе үзе бер шатлык, ансамбльгә дә бик теләп, яратып йөриләр", - ди сөенеп, җитәкчеләре Людмила Адамова. Быел Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәменең пролог өлешендә катнашып, славут әйткәннәр.

"Питрау" ансамбле 5 августта Казан Кремленә - "Иске Казан түгәрәк уены" фестиваленә барып кайткан. Талантлы егет-кызлар беркайда да сер бирми шул. Төрттермәле такмаклар ярышында алар беренчелекне яулаган. 16 малай катнашында узган "Ашык" уенында Юрий Кузнецов - I урын, Александр Прокофьев - III урынны алып, дипломнар белән бүләкләнгән.

Аннан соң ансамбль кичке уен музыкаль-хореографик күренешне сәхнәләштергән. "Питрау" ансамбле "Иске Казан түгәрәк уены" Халыкара фестивале лауреаты" дипломына ия булган.

Быел Чаллыда үткән "Талантлы Россия" телевизион фестивалендә җиңгәч, аларга 9 сентябрьдә Мәскәүгә "Шәһәр көне"нә барырга чакыру килгән. Монда ансамбль кичке уен күрсәтергә планлаштыра. "Балалар иман көйләре дә беләләр. Мәскәүгә бик тә барасылары килә, һәм без моны һичшиксез оештырырбыз", - ди Людмила Адамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев