Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Питрау" - иң шома басучы

Беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 ел уңаеннан III Республикакүләм татар халык һәм этнографик биюе «Шома бас» смотр-конкурсы уздырылды.

Әлеге конкурста Тукай районы Мәләкәс авылыннан Адамова Людмила җитәкчелегендәге "Питрау" балалар фольклор ансамбле, хореограф Татьяна Солдатова сәхнәләштергән "Кичке уен" хореографик-музыкаль күренеше белән катнашты һәм I дәрәҗә лауреат дипломы алып кайтты.

Фестиваль 28 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры бинасында үтте. Фестивальдә республиканың 13 районыннан 19 коллектив чыгыш ясады. Зал тулы тамашачы биючеләрне җылы каршылады, алкышларга күмде. "Питрау" ансамбленең чыгышын жюри әгъзалары югары бәяләде. Безнең балаларның чыгышын караган коллективлар: "Менә, ичмасам, балалар. Үзләре җырлыйлар, үзләре бииләр,"- дип соклануларын яшермәде.

Лидия Фәртдинова,

сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев