Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Питрау" фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен гөрләтте

11 декабрь көнне Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Питрау" керәшен фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен зурлап уздырды.

30 еллык эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ансамбльнең берничә буын - өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, яшүсмерләр һәм балалар коллективлары барлыкка килде. Алар барысы да "Питрау" исемен йөртә. Республика, төбәк һәм россиякүләм конкурсларда катнашып, питраулылар призлы урыннарга лаек булдылар, керәшен сәнгатен зур сәхнәләрдә күрсәттеләр.

Мәләкәслеләр юбилей кичәсен район күләмендә уздырды. Чарага авылдашларның олысы-кечесе җыелган иде. Юбилярларны котларга күрше авыллардан да килгәннәр. Бәйрәмдә Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, галим-фольклорчы Геннадий Макаров, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, ансамбльнең хормейстры Эльвира Камалова, "Туганайлар" газетасы журналисты Мария Мартынова, оешманың яшь специалисты Алена Харитонова да катнашты. Кунакларны Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев сәламләде. Людмила Белоусова керәшен җәмгыяте башлыгы Иван Егоров исеменнән "Питрау"ны юбилее белән котлап, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү өстендә зур көч куйган һәм яшь буын белән нәтиҗәле эш башкарган районның берничә кешесенә Рәхмәт хатлары тапшырды. Эльвира Камалова да Республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге исеменнән россиякүләм танылган ансамбльнең эшчәнлеген югары бәяләп, рәхмәт белдерде.

Бәйрәм кичәсе чын мәгънәсендә кызу булды. Мәләкәснең чәчрәп торган алты "Питрау" ансамбле сәхнә түрендә ут уйнатты. Алар башкарган җырулар авылның һәр почмагына яңгырады . Биюләре аша залда утыручы һәркемгә ташып торган энергия, күтәренке кәеф һәм чиксез горурлык хисләре таралды. Районның Борды, Ерыклы, Кнәз авылларыннан килгән фольклор коллективлар чыгышы да ямь өстенә ямь өстәде.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Юбилей кичәсеннән фоторепортаж бирәбез.

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев