Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Питрау" ансамбле Мәскәүгә барырга җыена

Тукай районы Мәләкәс "Питрау" ансамбленең балалар төркеме күпләргә таныш. Ул 2000 елда оеша. Ансамбльдә 16 баланың унысы - кыз, алтысы - малай.

Алар узган ел Свияжскида узган "Бәрмәнчек бакчасы" керәшен фестивалендә катнашкан, ә быел Казанда булган "Без бергә" Республика балалар сәнгате фестивалендә чыгыш ясап, Гран-при отканнар, шулай ук Әлки районында узган "Әйлән-бәйлән" милли уеннар фестивалендә дә сынатмаганнар.

"Россиякүләм, республикакүләм фестивальләрдә катнашырга тырышабыз, балаларның халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен белүе үзе бер шатлык, ансамбльгә дә бик теләп, яратып йөриләр", - ди сөенеп, җитәкчеләре Людмила Адамова. 14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәменең пролог өлешендә катнашып, славут әйткәннәр. "Питрау" ансамбле 5 августта Казан Кремлендә үтәчәк "Иске Казан түгәрәк уены" фестиваленә барырга җыена икән. Быел Чаллыда үткән "Талантлы Россия" телевезион фестивалендә җиңгәч, аларга 9 сентябрьдә Мәскәүгә "Шәһәр көне"нә барырга чакыру килә. Монда ансамбль кичке уен күрсәтергә планлаштырган. "Балалар иман көйләре дә беләләр. Мәскәүгә бик тә барасылары килә, һәм без моны һичшиксез оештырырбыз", - ди Людмила Адамова. "Питрау" ансамбленә киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын, биектән-биек үрләр яуларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев