Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау-2012

Керәшеннәрнең республикакүләм Питрау халык бәйрәме унөченче тапкыр Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Питрау бәйрәменең башлану вакыты 17.00 сәгатьтә. Питрау бәйрәмен оештыручылар: Татарстан республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы, Мамадыш районы хакимияте, "Ак Барс" холдинг компаниясе, Татарстан халыклары Ассамблеясе.

Керәшеннәр христианнарның Петр һәм Павел исемле апостолларны искә алу көнен Питрау бәйрәме итеп уздырып килә. Чынлыкта чиркәү бәйрәме саналган Питрау хәзер керәшеннәр өчен милли бәйрәмгә, район, республика, башка регионнарда яшәүче керәшеннәрнең бергә җыелу, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору көненә - халык бәйрәменә әйләнде. Питрау бәйрәмендә Татарстан районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән фольклор ансамбльләр катнаша.
Питрау бә йрәмендә ел саен "Керәшен чибәре" конкурсы уза. Керәшен культурасын саклаучы яшь кызлар халык җырларын, биюләрен башкара. Моннан тыш, керәшен чибәрләре керәшеннәрнең тарихы һәм этнографиясе буенча да көч сынаша.
Җөри авылында республика күләмендә уза башлаган Питрау бәйрәме яңарышы башында "Ак Барс" Холдинг компаниясе генераль директоры, Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Иван Михаил улы Егоров белән Мамадыш районының хәзерге хакимият башлыгы Анатолий Петр улы Иванов тора. Җөридә беренче Питрау бәйрәме 1999 елда зурлап оештырыла.
Питрау бәйрәмен оештыручылар керәшеннәрнең милли-мәдәни, рухи мирасын саклау һәм үстерүне бурыч итеп куя. 2008 елдан Питрау, Каравон, Симек, Гырон быдтон, Уяв кебек, халыклар Ассамблеясе канаты астында республика керәшен мәдәнияте фестивале буларак үткәрелә.
Питрау бәйрәме Татарстан һәм башка Россия төбәкләреннән бик күп кунаклар җыячак. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы зур мәйданда узачак. Монда "Чәчәк аланында" дип аталган театраль-музыкаль күренеш күрсәтелә.
Концерт мәйданында керәшен фольклор ансамбльләре, Татарстан артистлары, эстрада җырчылары, татар мәдәнияте йолдызлары, шулай ук керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, "Сәйдәш" бию театры һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Ишегалдында Мамадыш, Алабуга, Мәлки һәм Чиләбе керәшеннәренең этник стильдә ясалган йортлары, каралты-куралары урын алачак. Фольклор коллективлар бәйрәм кунакларына керәшеннәрнең төрле төркемнәернең халык иҗатын күрсәтәчәк, уеннар оештырачак, осталар кул эшләре белән таныштырачак. Караңгы төшү белән традицион Питрау учагы кабыначак.
Фольклор сәхнәсендә ансамбльләр һәм керәшен җырын башкаручылар чыгыш ясачак. Алга таба "Керәшен чибәре" конкурсы һәм этнодискотека узачак.
"Питрау дискотекасы" мәйданында яшьләр өчен тамашаны "Эссе" төркеме оештыра. Дискотекада татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый, конкурслар уза.
Балалар мәйданында концерт программасы, балалар әкияте сәхнәләштерелә, аниматорлар эшләве көтелә, карусель, аттракционнар урнаштырыла.
Питрау бәйрәме спорт уеннары: ат чабышы, ирләр һәм хатын-кызлар катнашында милли көрәш, гер күтәрү, волейбол, чаңгыда шуу белән үрелдереп барачак. Шула й ук милли уеннар оештырылачак.
Таң алдыннан бәйрәм тәмамланганда тантаналы фейерверк атылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев