Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Париж, Париж..." җыры "Микулай" проблемасын дөньяви дәрәҗәгә күтәрә

25 ноябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Микулай” монодрамасына багышланган иҗат кичәсе булды

Кичәдә булган тел галиме Николай Максимов монодрамада керәшен темасы күтәрелгәч, бөтен эчтәлеге керәшен темасына туры килергә тиешлеге турында әйтте. "Чын керәшен тормышын күрсәтер өчен, аның сүзен, сүз куәтен дә бирергә кирәк", - диде Николай Максимов. Ул монодраманы тагын да камилләштерү өчен, алга таба керәшен темасы буенча белгечләрне дә җәлеп итәргә кирәк дигән фикер белдерде.

Монодрамада керәшен җырлары да яңгырый. Аларның кайберләрен Микулай үзе башкарса, берсен спектакльдә катнашучы хор җырлый. Спектакльнең бер өлешендә әлеге хор нагайбәкләрнең "Париж, Париж..." җырын башкара. Кичәдә бу җырга карата да фикерләр әйтелде. “Микулай” монопьесасы авторы, драматург, Татарстанның атказанган cәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев әлеге җырны үзе сайлап алган. "Әлеге җырны ишеттем дә, мин тетрәндем... Миңа спектакльдә "Париж" дигән сүзне куллану мөһим иде. Ул - спектакль темасын киңәйтә, спектакль проблемасының дөньяви икәнен күрсәтә", - дип аңлатты ул. Драматург үзенең әсәрендә тарихи төгәллеккә ирешергә теләмәве турында әйтте. "Минем максатым атмосфера тудыру, кешенең язмышын күрсәтү иде. Бәлки, кайбер җирләре керәшен темасына туры да килеп бетмидер. Ләкин әдәби әсәрдә күп нәрсәләр туры килми. Бу публицистик та, тарихи да әсәр түгел", - диде Мансур Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев