Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Палаткалы "Айбагыр"

"Айбагыр" этнолагере бишенче тапкыр керәшен балаларына үз ишекләрен ачарга әзерләнә. Быелгы сменада зур үзгәрешләр һәм яңалыклар көтелә.

"Айбагыр" Мамадыш районы Соколка авылы янындагы Кама елгасы буенда урнашкан "Интеллект" республика балалар палаткалы лагере базасына тупланачак. Әйләнә-тирәдә матур урманнар, җылы сулы елга, кояшта кызыну өчен яхшы пляж... "Айбагыр" балалары палаткаларда яшәп, учакта пешерелгән ризыклар белән тукланачак. Лагерьда яшәү шартларына карап, смена да җәйнең нәкъ уртасында - иң җылы вакытларда - 18-24 июль көннәрендә узачак.

"Айбагыр" сменасы, беренче чиратта, керәшен балалары өчен оештырылган махсус смена. Сабыйларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, фольклорын, традицияләрен, үзенчәлекләрен өйрәтү өчен лагерьда барлык уңайлыклар да бар. Балалар лагере булгач, керәшен халкының культурасын өйрәнү белән беррәттән, әлбәттә, программаның кызыклы булуы да күз алдында тотыла. Лагерьның "Интеллект" дигән исеменә туры килеп, сәләтле керәшен балалары белән эшләү өчен махсус уеннар, чаралар да каралган. Программага конкурслар, спорт ярышлары, төрле күренекле шәхесләр белән очрашу, экскурсияләр кертелгән.

Быелгы сезонда, алдагы еллар белән чагыштырганда, балалар саны азрак булачак. Чөнки, палаткалы лагерь үзенең мөмкинлекләре буенча, 75 бала гына кабул итә ала. Бүгенге көнгә 50 дән артык гариза кабул ителгән инде.

- Палаткалы лагерь булгач, быел "Айбагыр"га килергә теләк белдерүчеләр аз булыр, дип уйладык. Киресенчә килеп чыкты. Берничә ел рәттән ял итеп, быел да лагерьга ашкынып торучылар шактый. Алар ел саен "Айбагыр"ны зур түземсезлек белән көтеп ала. Беренче тапкыр килергә җыенучы балалар да күп быел, - дип сөйләде республика керәшен оешмасы специалисты Алена Харитонова.

Лагерьга 10-16 яшьтәге, теләге булган һәр керәшен баласы кабул ителә. Командалы уеннар вакытында аз гына булса да керәшен культурсы белән таныш булу кирәк. Аннары, смена тәмамлангач та, үзләренең белемнәрен бүтәннәр белән теләп бүлешергә әзер балалар тәрбияләү - лагерьның төп бурычларының берсе.

"Айбагыр" лагерена дүрт вожатый һәм вожатый ярдәмчеләре билгеләгәннәр. Балалар белән эшләргә төрле елларның титуллы "Керәшен чибәрләре" һәм "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасының активистлары килә. Аларга төрле конкурслар ясап, иң көчле һәм тәҗрибәләре җиткәннәрне генә сайлаганнар. Сүз дә юк, вожатый - балаларга үрнәк булырга тиешле кеше бит.

- Әти-әниләр һәм балалар, быел лагерь палаткаларда, дип, куркып тормасынар. Ял итүчеләргә анда барлык шартлар да тудырылган. Медицина хезмәткәре, повар, коткаручылар, лагерь сакчылары - барысы да бар. Черки, елан, кимерүче хайваннарга каршы чаралар күрелде. Балаларга палатка, җирдән суык һәм дым үткәрми торган туристик коврик, йоклау өчен махсус капчыклар биреләчәк. Көнгә биш тапкыр туклану каралган, - дип сөйләде республика керәшен оешма- сы "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге һәм "Айбагыр" сменасы җитәкчесе Алиса Спиридонова.

- Карелиядә булган фаҗигале хәлләр су коену буенча таләпләрне, җаваплылыкны тагын да арттыра, - ди лагерь начальнигы Фәнис Талипов. - Су коену бары тик Кама суы температурасы +20 градуска җиткәндә генә рөхсәт ителә һәм МЧС хезмәткәрләре күзәтүе астында уза. Бөтен шартларны тикшергәннән соң гына, Роспотребнадзор су коену өчен рөхсәт кәгазе бирә. Су коену урыны әйләндереп алынган, аннан узарга балаларга рөхсәт ителми.

"Айбагыр"ның ишекләре ачылырга санаулы көннәр калып бара. Ашыгыгыз! Гаризалар бары тик 26 июньгә кадәр генә кабул ителә. Лагерьда балалар рәхәтләнеп ял итеп, яшьтәшләре белән аралашып кына калмый, рухи яктан баеп, керәшен халкының тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән якыннан танышып кайта.

Яңалыклар һәм лагерь тормышы белән газетабыз сайтында көндәлек таныштырып барырбыз. Килеп туган сорауларга җавап алу өчен элемтә телефоны - 8(843) 511-45-94.

Заявка-анкета бирү өчен : https://docs.google.com/forms/d/1YXwWO3-PBwTWZLfVKYAhzFVcqCTT13XoziXNTtYEix4/viewform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев