Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өйгә форточка аша

Бер елны, сәгать унике тулып, Яңа ел курантлары сукканнан соң, гаиләбез белән бәйрәм хөрмәтенә салют аттырырга чыгып киттек

Салютның матур чаткыларын карап туйгач, өйгә керергә дип юл тотсак – ишегебез бикле. Ачкычны беребез дә алмаган булып чык ты. Шунда кемдер, безнең котыбызны алып: җеннәр йөри торган вакыт, әллә    шулар бикләде микән, - дип әйтеп куймасынмы. Шүрләтә бит. Әллә куркудан, әллә җиңелчә генә кием астыннан суык та үтте, калтырата ук башлады. Инде ниш ләргә? Ничек тә булса өйгә керү ысулын эзләргә кирәк. Балаларга әйтәләр бит, Кыш бабай өйгә форточкадан керә, мичтән төшә, дип. Алар да: форточкадан керик, мичтән төшик дип, бертуктаусыз кабатлый башладылар. Тормыш иптәшемә форточка аша керергә туры килде. Ничек итсә итте, барыбер кереп ишекне ачты. Ә ишекнең бикләнүе  безнең өчен серле бер табышмак булып калды.  Ул Яңа елны каршылау гомерлеккә  истә калды.

Аноним

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев