Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Отец Василий Тимофеев янында

2016 елны керәшен җәмәгатьчелеге беренче керәшен священнигы, Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевның 180 еллык юбилей елы буларак билгеләп үтә. Шушы көнгә кадәр аның туган көненең төгәл датасы билгеле түгел иде. Республика керәшен җәмгыяте Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы архивка, отец Василийның туган көне турындагы документлар сорап мөрәҗәгать итте. Баш...

2016 елны керәшен җәмәгатьчелеге беренче керәшен священнигы, Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевның 180 еллык юбилей елы буларак билгеләп үтә.

Шушы көнгә кадәр аның туган көненең төгәл датасы билгеле түгел иде. Республика керәшен җәмгыяте Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы архивка, отец Василийның туган көне турындагы документлар сорап мөрәҗәгать итте. Баш архив идарәсе хезмәткәрләре, фондларында эзләнү үткәреп, кирәкле белешмәләр тапты. Шулай итеп, Казан губерниясе Мамадыш өязе Тау Иле авылында Василий, иске стиль буенча, 24 апрель көнне туган, 1836 елның 26 апрелендә чумылдырылган (24 нче номерлы язма). Димәк, яңа стиль белән Василий Тимофеевның туган көне 6 майга туры килә.

Бу көнне Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре, Тихвин чиркәве священнигы отец Павел Павлов, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле администрациясе, керәшеннәрнең һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге галимнәре һәм "Туганайлар" газеты редакциясе хезмәткәрләре Казандага Арча зиратына Василий Тимофеевның каберенә барды. Үзәк керәшен-татар мәктәбе бинасына "карап ята" икән ул... Отец Павел кабер өстендә Олы көн келәүләрен башкарды. "Барыбызга да яхшылык теләп, бәхиллеген биреп ятсын", - диде ул. Аннан соң барысы бергә Василий Тимофеев каберенә чәчәкләр салдылар.

- Бу каберне гомергә кемнәрдер карап, хәстәрләп торган. Без ул туганнарыбызның исемнәрен дә белмибез. Миңа каберне документлары белән Евдокия исемле карчык тапшырды. Бүгенге көндә каберлек Тихвин чиркәве карамагында. Җыл саен җыештырып, теләкләр әйтәбез. Быел бигрәк тә куанычлы хәл - Пасха атнасы Василий әтейнең туган көне белән туры килде. Ул үзе дә сөенеп, безне дә сөендереп ятсын. Ходай җаннарын тынычландырсын, безгә - аның җимешләренә, булышып торсын, - диде отец Павел бәйрәм келәвеннән соң.

Василий Тимофеев янәшәсендә туганы Тимофеева Мария Тимофеевнаның һәм Ильминская Екатерина Степановнаның - Николай Ильминскийның хатыны каберләре дә бар. Алар барысы да бер чардуган астында яталар. Соңыннан, отец Василийны искә алырга килүчеләр өч кабер ташын да чистартып юып, каберлекне кипкән яфраклардан арындырдылар. Шулай ук бу көнне, шушы ук зиратта җирләнгән Казан дәүләт университеты профессоры, мәгърифәтче, Василий Тимофеевның духовный настоятеле, галим Николай Ильминский каберенә дә чәчәкләр салынды.

ФОТО ҺӘМ ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ карагыз:

У отца Василия Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев