Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ОМС полисы белән илдәге теләсә кайсы медицина оешмасына эләгергә була яки Сезнең полисның 6 хикмәте

“Татар-информ” агентлыгы мәҗбүри медицина иминияте полисының ни өчен кирәк булуын һәм аны ничек дөрес кулланырга икәнен ачыклады

Табибка шәхси клиникага барыргамы, әллә дәүләтнекенәме? Ике ай көтәргәме, әллә түләүле УЗИ ясатыргамы? Яхшы терапевтны кайдан табарга? Мондый сораулар белән гомерендә бер тапкыр гына булса да һәркем дә очрашадыр.

Тик ОМС системасы буенча медицина ярдәмен күпчелек кеше төрле авырлыклар белән күзаллый. Шикле диагнозлар белән белгечкә эләгүдән башлап, берничә айга сузылган чиратлар кебек күп кенә проблемаларны медицина иминияте оешмасына мөрәҗәгать итеп хәл итеп булуын күпләр белми дә.

Әгәр поликлиникада яки хастаханәдә проблемаларга юлыксагыз, нәрсә эшләргә? Бу сорауларга ОМС Федераль фонды һәм Бөтенроссия иминиятчеләр союзы белгечләре җавап бирә.

Медицина иминияте оешмалары ни өчен кирәк?

Медицина иминияте оешмалары ил халкының хокукларын һәм аларны түләүсез медицина ярдәме белән тәэмин итүне күзәтә. Нәкъ менә иминиятчеләр Россия сәламәтлек саклау тармагында пациентларның хокукларын яклаучы төп звено булып тора.

Сезгә иминият полисы биргән оешма хезмәткәрләренә поликлиникалар, хастаханәләр һәм табибларга бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.

“Медицина иминияте авыр хәлгә юлыккан кешенең мәнфәгатьләрен сакларга ярдәм итә. Бу саклау белән профессионаллар – нәкъ шул иминият вәкилләре шөгыльләнә”, - диде Бөтенроссия иминиятчеләр союзы президенты Дмитрий Кузнецов.

Үземнең иминият оешмасына нинди сораулар һәм проблемалар белән мөрәҗәгать итә алам?

Иминият оешмасы хезмәткәрләренә, мәсәлән, түләүле тикшерү узарга кирәк булганда мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яки бер айдан гына ялдан чыгачак белгеч консультациясен көтәргә мәҗбүр иткәндә.

“Без медицина оешмаларында пациентларның хокуклары бозылган иң еш 15 очракны барладык. Бу россиялеләрнең ОМС системасында эшләүче иминият компанияләренә килгән мөрәҗәгатьләр буенча төзелде. Иң “популяр” хокук бозулар арасында – сәламәтлекнең начараюына китерә торган сыйфатсыз медицина ярдәме; юлламалар бирүдән, табиб кабул итүеннән, медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту; тикшеренүләрне, хастаханәгә яткыруны, белгеч табибның кабул итүен озак көттерү; медиперсоналның гамьсез һәм әхлаксыз мөнәсәбәте; ОМС полисы буенча башка төбәктә медицина ярдәме алу белән кыенклыклар һәм башка хокук бозулар”, - дип аңлатты Дмитрий Кузнецов.

Шулай ук иминият вәкилләре кайсы төр медицина хезмәтләренең бушка күрсәтелергә тиешлеген әйтәчәкләр. Проблемалар булган очракта бу хезмәтләрне алырга ярдәм итәчәкләр.

Миндә сораулар туды. Иминият оешмасы белән ничек элемтәгә чыгарга?

Медицина иминияте оешмаларының һәммәсенең дә кайнар линияләре бар. Кайбер федераль иминият компанияләрендә кол-үзәкләр тәүлек әйләнәсе эшли. Башкаларында мәгълүматны эш көннәрендә алырга була. СМО кол-үзәкләре – беренче дәрәҗәдәге иминият вәкилләре.

“Хокук саклау механизмнары чыннан да көчле һәм яхшы эшләнелгән. Барлык эре федераль иминият компанияләрендә тәүлек әйләнәсе эшли торган кол-үзәкләр бар. Аларга 20 секунд эчендә шалтыратып була. Гадәттә, безгә килгән 80 процент сорауны дистанцион рәвештә иминиятләштерелгән кешеләрнең офиска мөрәҗәгатеннән башка гына хәл итеп була. Пациентның мөрәҗәгате иминиятләштерелгәннәр белән медицина оешмасы арасында диалог булдырырга ярдәм итә”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Бөтенроссия иминиятчеләр союзының ОМС үстерү буенча эшче төркем рәисе Александр Трошин.

Әгәр кол-үзәккә сорау белән түгел, ә проблема яки шикаять белән мөрәҗәгать иткәнсез икән, оператор сезне икенче дәрәҗәдәге вәкил белән тоташтырачак. Бу белгечләр иминиятләштерелгән зат белән дә, медициа оешмасы белән дә берьюлы эшли. Кирәк булган очракта юрист белән дә эшләргә мөмкиннәр.

Медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына бәйле сорауларны (мәсәлән, дөрес диагноз куелмаса яки тиешсез дарулар бирелгән булса) өченче дәрәҗәдәге вәкилләр хәл итә. Бу иминиятчеләр төркеме тәҗрибәле табибларны җәлеп итеп, шәхсән үзләре экспертиза уздыралар.

Сезнең шикаятьнең кайсы дәрәҗәгә каравын иминият агентлы билгели.

Россиядә медицина ярдәме күрсәтү турында сез белергә тиешле 6 пункт

1. Ашыгыч медицина ярдәме:

Гомеренә куркыныч янамаган пациентларга ашыгыч медицина ярдәме медицина оешмасына мөрәҗәгать иткәч 2 сәгать дәвамында күрсәтелергә тиеш.

Ашыгыч күрсәтмәләр булганда, гомеренә куркыныч янаганда медицина ярдәме кичектерелмичә күрсәтелергә тиеш.

Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы пациент янына 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш.

2. Планлы беренчел медицина ярдәме:

Участок терапевтына, гомуми практика табибына, педиатрга кабул итүне көтү – медицина оешмасына мөрәҗәгать иткәннән соң 24 сәгатьтән артмаска тиеш.

Белгеч табибларның консультациясен уздыру срогы – пациент медицина оешмасына мөрәҗәгать иткәннән соң 14 көннән дә озак булмаска тиеш.

Диагностика (маммография, УЗИ һәм башкалар) һәм медик-санитар ярдәме күрсәтү өчен лаборатор тикшеренүләр, билгеләнгәннән соң 14 көн эчендә эшләнергә тиеш.

Югары технологияле диагностика – КТ, МРТ, ангиография – билгеләнгәннән соң 30 көн эчендә башкарылырга тиеш.

3. Хастаханәгә яткыру:

Махсус медицина ярдәме (югары технологияле ярдәмнән тыш) күрсәтү – госпитализациягә юллама биргәч, 30 көннән дә озакка сузылмаска тиеш.

Югары технологияле ярдәмгә карый торган операцияләр һәм процедуралар (мәсәлән, эндопротез кую) чират буенча башкарыла. ВМП көтү кәгазе һәр медицина оешмасында үзенчә була.

4. Онкология авырулары булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү сроклары үзенчәлекле.

5. Хокукларымны боздылар, нәрсә эшләргә?

Иң беренче, медицина оешмасы җитәкчесенә проблеманы хәл итүне үтенеп мөрәҗәгать итәргә була. Кайвакыт мәсьәлә шушы этапта хәл ителә. Шундук үзегезнең иминият вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә, мөрәҗәгатьнамә теркәргә һәм иминият агентлыгы күрсәтмәләре буенча эш итәргә.

“Пациентларга түләүле медицина хезмәтләрен мәҗбүриләп тагу гражданнарны түләүле секторга чыгару буенча җитди проблемалар, льготалы дарулар белән тәэмин итү буенча күп сораулар бар. Системада реформация бара. Шуны белү мөһим: гражданнарның күп кенә сораулары телефон аша медицина иминияте оешмасына шалтыратып хәл ителә”, - диде Бөтенроссия халык фронтының Үзәк штабы әгъзасы, РФ Президенты Эшләре идарәсенең “Клиник хастаханә” дәвалау-реабилитация үзәге җитәкчесе урынбасары Эдуард Гаврилов.

6. Әгәр иминият компаниясе ярдәм итә алмый икән, аңа йогынты ясап буламы?

“Иминият оешмасына мөрәҗәгать итегез, проблемагыз турында хәбәр итегез. Безнең ОМС системасында мөрәҗәгатьләр контроле системасы бар. Иминият компаниясе мөрәҗәгатьне теркәгәндә, ул параллель рәвештә аудиога яздырыла һәм ОМС Территориаль фондына эләгә. Территориаль фонд иминият оешмасын да, медицина оешмасын да контрольдә тота”, - диде Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондының ОМС Оешмасы идарәсе җитәкчесе.

Үзегезнең иминият оешмасының берни дә эшләмәвенә карата федераль фондка шикаять итәргә була. Шундук иминият оешмасын алыштырырга да мөмкин.

Яхшы медицина иминияте оешмасын ничек сайларга?

Россиянең медицина иминияте оешмалары рейтингын Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды сайтында карарга була.

Оешманы сайлаганда анда иминиятләштерелгән гражданнарның фикерләрен укырга, тәүлек әйләнәсе эшли торган кире элемтә барлыгын тикшереп карарга була.

Россия законнары буенча медицина иминияте оешмасын елына бер тапкыр, 1 ноябрьгә кадәр алыштырырга була.

Татарстанда нинди иминият оешмалары бар?

Россиядә 43 медицина иминияте оешмасы теркәлгән. Татарстанда нибары өч оешма бар: “Ак Барс Мед”, “Спасение” һәм “Чулпан Мед”.

Иминият полисын яшәү урынына бәйсез рәвештә 43 оешманың теләсә кайсында теркәргә була.

“Полис белән теләсә кайсы оешмага эләгергә була. !әм бер генә медицина хезмәткәренең дә полис хуҗасына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартырга хакы юк”, - диде Россия Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Тамара Фролова.

Үз хокукларың турында кайдан белеп була?

Рәсми медицина иминиятенең барлык системасы № 323 ФЗ һәм № 326 ФЗ законнарында, 2018 елга һәм 2019-2020 план периодына гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантиясе программасында язылган.

“Безнең гражданнар үз хокукларын начар белә. Бу безнең җәмгыятьнең хәл ителергә тиешле зур бурычы. Безнең гражданнарны үзара мөнәсәбәтләрнең яңа системасына өйрәтергә кирәк, алар үз хокукларын кулланырга өйрәнергә тиешләр”, - диде Александр Трошин.

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru

Источник: "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев