Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә мәдәният йорты һәм спорт мәйданчыгы ачылды

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында яшәүчеләрне чын мәгънәсендә бәхет басты! Ел буена сагынып көтеп алган изге Троица бәйрәмнәре көнне монда, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты һәм балалар, яшьләрнең күптәнге хыялы булган спорт мәйданчыгы ачылды. Әлеге тантанага халык шулкадәр күп килгән иде, әйтерсең лә Сабантуй! Авыл тулы кунак, читтән кайткан авылдашлары...

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында яшәүчеләрне чын мәгънәсендә бәхет басты! Ел буена сагынып көтеп алган изге Троица бәйрәмнәре көнне монда, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты һәм балалар, яшьләрнең күптәнге хыялы булган спорт мәйданчыгы ачылды. Әлеге тантанага халык шулкадәр күп килгән иде, әйтерсең лә Сабантуй! Авыл тулы кунак, читтән кайткан авылдашлары да, күрше Чүти авылы кешеләре дә әлеге куанычлы вакыйгаларның шаһиты булды. Чүти мишәрләре белән Олы Тәрбит керәшеннәре гомер-гомергә әнә шулай, бер-берсенең шатлыгын уртаклашып, дус яши.

Кечкенә малай-кызлар, укучылар, яшьләр иртәдән үк спорт мәйданчыгы янында кайнашты. Аларны иң гаҗәпләндергәне нәкъ хәтфә үлән кебек җиргә җәелгән ямь-яшел синтетик өслек булды, ахрысы. Нәниләр рәхәтләнеп тәгәрәштеләр дә соң шунда. Спорт мәйданчыклары төзелеше программасы буенча сафка баскан бу мәйдан универсаль - анда мини-футбол, волейбол уйнарга, йөгерергә, физик күнегүләр дә ясарга була. Караңгыга калалар икән, куркасы юк, тирә-юне дә яктыртыла.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәрбитлеләргә иң җылы теләкләрен җиткерде һәм:

- Республика программасы буенча яңартылган мәдәният йорты һәм спорт мәйданчыгы өчен без, иң беренче чиратта, Президентыбызга рәхмәтле булырга тиешбез. Әле кайчан гына сездә республика ярдәме белән модульле фельдшер-акушер­лык пункты ачылган иде. Башлангыч мәктәп, балалар бакчасы төзекләндерелде, -диде ул. -Менә бүген тагын ике объектны файдалануга тапшырабыз. Алар авыл халкына озак еллар буена хезмәт итсен. Монда халык җир җимертеп эшли, күңелле итеп ял да итә белә. "Заман" җәмгыяте төзүчеләренә дә тирән рәхмәтемне белдерәм. Без авыл өчен тырышабыз, шул ук вакытта мине кайбер ата-аналарның башлангыч класстан соң балаларын күрше Чувашия­дәге мәктәпкә җибәрүләре борчый.Үзебезнең Татарстан җирендә, районыбыз­да да белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган.Бу авылда укучылар Чүтигә йөреп укый, аларны көн дә мәктәп автобусы килеп ала, китереп куя, анда көчле педагоик кадрлар тупланган, укучылар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Ә бу мәйданчык беркайчан да буш тормасын иде. Балалар да, интернеттан аерылып, буш вакытларын шушында, ачык һавада файдалы итеп үткәрсеннәр, сәламәтлекләрен ныгытсыннар. Зур спортка юл моннан башлана.

Соңыннан ул яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бүләккә алып килгән футбол тубына изге теләкләр белән имзасын куйды һәм яшьләр арасындагы футбол ярышын ачык дип белдерде.

Шушы авылда туып-үсеп, хәзер Казанда яшәүче Татьяна Леонтьева (хәзер инде Митрофанова) авылдашлары өчен чиксез шатлануын миңа Вконтакте аша кич белән болай дип язган:

- Шәһәрдәге зур спорт мәйданчыкларын күреп, гел кызыга идем. Авылыбызда спорт яраталар, эх, бездә дә булсын иде ул, дип теләдем. Хыялым тормышка ашты. Хәзер, чыннан да, интернет, төрле гаджетлар заманы. Авыл яшьләре дә заманадан калышмый. Мондый мәйданчыклар бик кирәк. Инде караңгы төшеп килә, яшьләр белән урта яшьтәге ир-егетләр әле дә футбол уйный. Күңелле бит! Тигез яшел «чирәм» дә уйнау­ларын карап тору үзе бер рәхәт. Әлеге мәйданчык өчен бөтен авылдашларым исеменнән Татарстан һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм. Авылыбыз­да яшьләр күп, мәйданчык буш тормас дип ышанам.

Бу спорт мәйданчыгы өч миллион сумнан артыграк бәягә төшкән. Авылга әнә шундый зур инвестицияләр кертелүенә шатланырга гына кала.

Тырыш, уңган керәшеннәребез яшәүче бу авылда такмак әйтә-әйтә җырлый, бии белмәгән кеше бөтенләй юктыр ул. Аларның җыр-биюгә сәләтләре турында барыбыз да белә. Районда узган чараларда гына түгел, республика күләмендә узучы Питрауда да, "Раштуа йолдызы" фестивалендә дә даими катнашып килә монда яшәүче яшьләр, өлкәннәр, балалар. Китапханәче Инна Драндрова җитәкчелегендәге "Гылбулар" фольклор ансамбленә өлкән яшьтәгеләр йөрсә, "Тәңкәләр" - балаларныкы. Җитмешенче елларда төзелгән мәдәният йортлары моңа кадәр күршедәге Иске Тәрбит, Мәлкидәге күпфункцияле үзәкләр кебек уңайлы булмаса да, күңелләрен төшермичә, әнә шулай ансамбльләр оештырып, концертлар куеп, авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк иттеләр. Яңартылган мәдәният учагын да гөрләтәчәкләр әле алар! Мәдәният йорты методисты Тамара Чартинова әйтеп узганча, оста куллар түгәрәге дә оештырып җибәргәннәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та видео режимындагы киңәшмәләрнең берсендә миллион сумнар түгеп төзелгән, ремонтланган мәдәният йортлары, клубларның гел ачык булырга, төрле чаралар үткәрелергә тиешлегенә басым ясап, моны контрольгә алырга кушкан иде. Чөнки кайбер районнарда тиешенчә эшләмәгән клублар турында мәгълүматлар килеп ирешкән аңа.

Альберт Рәхмәтуллин, "Гылбулар" ансамбленең иң өлкән җырчысы - сиксәнгә якынлашып килүче Агния апа Тараканованы кочаклап алып, шушы яшьтә дә сәхнәдән төшмәүче бу ападан үрнәк алырга кирәк, әнә җырлаганда ничек яшәреп китә ул, башка авылларда да өлкәннәрнең буш вакытларын әнә шулай файдалы итеп үткәрергә кирәк, дип әйтеп куйды. Мәдәният йортына музыкаль аппаратура, ә "Ак Барс" Кайбыч җәмгыяте директоры Юрий Осипов бильярдка сертификат бүләк итте.

-Хәзер моннан кайтып та кермәбез инде. Мәдәният йорты чыннан да яхшы килеп чыккан. Чыннан да, җыр яшәртә безне, картаюны шуңа сизмибез дә, -диде соңыннан Агния апа, елмаеп.

"Гылбулар" белән бергә якташыбыз, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова үзе, аның "Сәлам" ансамбле дә халыкка иң матур җырларын бүләк итте.

Мәдәният йортындагы китапханә дә ремонтланган.

- Әлеге китапханәнең фонды бай -анда 7800 китап бар. Әледән-әле яңа китаплар кайтып тора. Унбиш төрле газета-журнал алалар, - диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова.

-Авылыбыз халкы китапханәгә яратып йөри. Монда өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар үзләренә кирәкле китапларны сайлый ала. Тарихи китаплар, әдәби әсәрләрне, Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина китапларын яратып укыйлар. Музей почмагы да оештырдык, -дип сүзгә кушылды китапханәче Инна Драндрова.

Авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов, ветераннар Советы рәисе Василий Уткин да авылдашларын бәйрәмнәр белән котлады.

Ә мәйданда халык җырлап-биеп күңел ачты, балалар карусельдә әйләнде, батутта сикерде, ярминкә гөрләде.

"Кайбыч таңнары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев