Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 май - Олы көн!

"Атна кич үткәч, Мария Магдалина, Иаков Мариясы, тагын Соломия, Иисуска сөртергә дип, ислемай сатып алганнар.

Атнаның элекке көнендә, бик иртә белән кояш чыккан чакта, алар кабер катына килгәннәр. Килгәндә, бер-берсе белән: "Безгә кабер авызындагы ташны кем күчерер икән," - дип борчылышканнар. Килеп карасалар, таш инде аударылган булган . Кабергә кергәч, алар уң якта утырган, ак кием кигән егетне күргәннәр. Бик курыкканнар. Ул аларга әйткән: "Курыкмагыз. Сез кадакланган Иисус Назарянинны эзлисез. Ул терелеп торды, монда юк. Менә Аны куйган урын (Мк.16, 1-6)". Евангелист Марк Христосның яңадан терелеп торуы турында шулай яза.

Христосның терелеп торуы бәйрәме христиан традициясендә Пасха дип атала. "Пасха" сүзе урысчадан "үлемнең узып китүе" яки "үлемнән котылу" дип күчерелә. Пасха бәйрәме христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы, иң зурысы. Ул Христосның терелеп торуыннан башлана. Аны изге апостоллар даннаган һәм барлык ышанучыларга бәйрәм итәргә боерганнар.

Пасха көнне манган күкәй бирү гадәте - уртак гадәт. Россиядә генә түгел, Грециядә, Азиядә, Мисырда, Америкада - Православие чиркәве булган бөтен җирдә яшәп килә.

Бу гадәтне изге Мария Магдалинадан калган, дип исәплиләр. Ул, Римга баргач, император Тиверий каршына килеп (безнең эраның 14 - 37 еллары), "Христос терелеп торды!" дигән сүзләр белән аңа кызыл йомырка бирә.

Ни өчен бүләккә кызыл йомырка бирә? "Кабык эчендәге йомыркадан тормыш туган кебек, үлем йорты булган табуттан Христос та терелеп торды. Барлык үлеләр дә мәңгелек тормышта яшәячәк . Пасха йомыркасы үлеләрнең терелүе турында күз алдындагы билге булып тора. Моның дәлиле - үлемне җиңгән Иисус Христосның үлгәннән соң кабат терелүе," - дип яза борынгы өйрәтүчеләрнең берсе.

Священниклар Димитрий Сизов белән Николай Храмов бәйрәм келәве алдыннан

Пасха, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә килә. Христос терелеп торган көнне исәпләп чыгаруны безнең эраның 325 елында Никейский соборы түбәндәгечә билгели: "Пасханы беренче язгы тулы айдан соң килүче атна көндә, ягъни тулы ай көн белән төн тигезләшкән көнгә яки шул көннән соңгысына туры килгән көнне үткәрергә".

Христиан Пасхасы, яңа стиль буенча, 4 апрельдән 8 майга кадәр төрле көнгә туры килә. Христосның газап чигү, үлү һәм үлеп терелүе заманча исәпләүләр буенча безнең эраның 30 нчы еллары, дип йөртелә.

Изге терелеп торуны тоярга, аңларга, күрергә безгә, үткән гасырлар гына түгел, ә җаныбызга урнашкан битарафлык, олысымаклык комачаулый. Терелеп торган Христос җаннарыбызны чистарынырга чакыра. Ул безнең күңелләребезне яктырту өчен терелгән. Ул безнең терелүебезне көтә.

Димитрий Сизов,

Питрәч районы

Керәшен Сәрдәсе

Изге Николай

чиркәве настоятеле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев