Олы Атыга епископ Пармен киләсе
Түбән Кама районы Олы Аты авылында зур службага әзерләнәләр. Ул 21 ноябрь - Микайлу көнне Алла Анасы Бөркәве - Покрау чиркәвендә үтә. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу уңаеннан узучы әлеге келәүгә Чистай һәм Түбән Кама епархиясе епискобы владыка Пармен да киләсе. Татарстан митрополиясенең керәшен духовенствосына караган башка священниклары да...
Олы Аты чиркәвен 1990 елда җиткереп керәләр.
Аның беренче священнигы - отец Иоанн озак еллар буена шушы чиркәүдә хезмәт итә. Отец Иоанны мәңгелек йортына озаткач, авыл ятимләнеп кала. Отец Иоанн кебек настоятельне тагын каян табарга? Андый кеше бар-барын. Настоятель үзе исән чакта алтарьник булып торган, бөтен гамәлләре белән священникка туры килердәй кеше - авылдашлары Михаил Петров. Тик Татарстан Духовенствосы ни дияр? Тәвәккәлләп, Казан һәм Татарстан архиепискобы Владыка Анастасий исеменә үтенеч хаты яза атылылар. Озакламый, аларның үтенечләре канәгатьләндерел
Олы Аты чиркәве настоятеле отец Михаил Петров Микайлу көнне үтәчәк бәйрәм келәүенә барлык прихожаннарны, якын-тирә авылларда яшәүче карендәшләрне көтеп кала. Бәйрәм келәүенә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев