Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Атыда шатлыктан еладылар

Түбән Кама районы Олы Аты авылында зур служба булды. Ул 21 ноябрь - Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу уңаеннан узды. Олы Аты авылының Покрау чиркәвендә Чистай һәм Түбән Кама районнары епискобы Пармен катнашында литургия, молебен үткәрелде. Келәү керәшенчә һәм славян телендә башкарылды. Татарстан митрополиясенең керәшен духовенствосына караган башка священниклары...

Түбән Кама районы Олы Аты авылында зур служба булды. Ул 21 ноябрь - Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу уңаеннан узды.

Олы Аты авылының Покрау чиркәвендә Чистай һәм Түбән Кама районнары епискобы Пармен катнашында литургия, молебен үткәрелде. Келәү керәшенчә һәм славян телендә башкарылды. Татарстан митрополиясенең керәшен духовенствосына караган башка священниклары да әлеге зур бәйрәмдә катнашты.

Олы Аты чиркәве 1990 елда яңартыла. Аның беренче священнигы - отец Иоанн Чурашов озак еллар буена шушы чиркәүдә хезмәт итә. Отец Иоанны мәңгелек йортына озаткач, авыл ятимләнеп кала. Отец Иоанн кебек настоятельне тагын каян табарга?

Андый кеше бар-барын. Настоятель үзе исән чакта алтарник булып торган, бөтен гамәлләре белән священникка туры килердәй кеше - авылдашлары Михаил Петров. Тик, духовная семинария бетермәгән, "корочка"сы юк... Татарстан Духовенствосы моңа ничек карар? Тәвәккәлләп, Казан һәм Татарстан архиепискобы Владыка Анастасий исеменә үтенеч хаты яза атылылар. Озакламый, аларның үтенечләре канәгатьләндерелә. Олы Аты авылы чиркәвенең настоятеле итеп, отец Михаил Петров билгеләнә. Матушка Валентина белән бергәләп, алар инде берничә ел Ходай йортында хезмәт итәләр, келәүне керәшенчә алып баралар. Исемнәрен санап чыгарга кул бармаклары да җитәрлек - керәшен священникларының берсе ул отец Михаил. 21 ноябрь - аның туган көне дә икән. Епископ Парменның
килүе, Архангел Михаилны искә алу көне һәм үзләренең яраткансвященниклары туган көн - Олы Аты авылы халкы өчен, берьюлы, никадәр бәйрәм! Алар, бу көнгә, чыннан да, бик нык әзерләнгәннәр. Олы кунаклар алдында да, батюшкалары алдында да йөзләре кызарырлык булмады. Хәер, Олы атылылар беркайчан да йөз кызартырлык итеп яшәмәгәннәр. Совет чорында яраксызга чыгарылган иске чиркәү бинасыннан әнә нинди якты, зур яңа чиркәү төзеп куйганнар. Башка урыннарда инде керәшенчә келәү турында бөтенләй оныткан булсалар, аларда ул төрле йортларда булса да, гел башкарылып килгән. 21 ноябрьдә уздырылган бәйрәм келәвендә дә халык бик күп иде. Тагын шунысы куанычлы: керәшенчә иман җырлаганда, бөтен кеше диярлек, җырлап тора, иман җыруларын беләләр.

Татарстанга килеп эшли башлавына әле ярты ел гына вакыт үтсә дә, епископ Пармен инде монда яшәүче халыклар белән шактый таныш. Керәшеннәр белән дә беренче күрешүе түгел. Олы Аты чиркәвенә дә икенче тапкыр килүе икән. Бу бәйрәмнән, атылыларның үз священникларын ничек яратуларыннан, кешеләрнең бер-берләренә карата мөнәсәбәтләреннән бик канәгать калуын әйтте Владыка. Олы Аты чиркәве настоятеле отец Михаил Петровның түшендә алтын кач булырга тиешлеген, ул моңа лаек икәнен дә ассызыклады епископ.

Отец Михаилны туган көне белән котларга Олы Аты чиркәвенә Түбән Кама районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова да килгән иде. Чиркәү идәненә җәяргә дип, зур келәм бүләк итте. Ул да үз чыгышында отец Михаилны прихожаннары бик яратканын, аның нәкъ менә керәшен кешесе, авыл кешесе булуы күпләрне чиркәүгә якынайтуын әйтеп китте. Алан-Полян авылында часовня салганда, отец Михаилның благословениесен алу - эшне уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итте, диде.

Бу көнне чиркәүдә күп кенә прихожаннар җазык әйтте. Аларны Кама Аланы поселогы настоятеле, протоиерей Герман Чурашов тыңлады. 91 яшен тутырган Евдокия түти Сапараева, күңелендәге кичерешләре белән бүлешеп, болай диде: "Мин инде күптәннән бирле чиркәү юлында. Отец Иоанн белән өйләрдә дә укып, җырлап йөрдек. Чиркәүдә дә җырларга туры килде. Бүгенге кебек олы бәйрәмдә, үзебезнең телдә отец Германга җазык әйтү - ул инде зур бәхет. Күңелдәге менә түгеләм, менә түгеләм, дип тора. Җазык әйткәндә, яшьләрне тыеп булмады, тәгәрәделәр дә тәгәрәделәр. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм", - диде ул.

Чыннан да, Олы Аты чиркәвендә узган бәйрәм келәвендә катнашучыларның барысының да күңелләре елый иде. Сөенечтән, шатлыктан.

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев