Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы йөрәкле шәфкать туташы

Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Саулык − мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Сүз тормышын кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган Урта Баграж авылында яшәүче Екатерина Фролова турында

Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Саулык − мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Сүз тормышын кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган Урта Баграж авылында яшәүче Екатерина Фролова турында.
Аның йөзеннән үк шәфкать нуры сибелеп тора. Авыл халкы аны яратып, “Безнең Катя, Катя апа,” дип йөртә. Яшьлектәге сөйкемлелеген, җитезлеген югалтмаган ул. Екатерина Васильевна өч Баграж авылында эшләү дәверендә бик күп сабыйларның кендек әбисе дә булган, зурларны да, балаларны да дәвалаган. Укол һәм дарулар белән генә түгел, җылы сүзе, назлы карашы белән терелткән.
Ул 1954 елның карлы-буранлы декабрь аенда туа. Йомшак табигатьле, кешеләрне яратучы кыз Югары Багражда 10 еллык мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама медицина училищесына укырга керә. Туган авылы Сарсаз-Багражга фельдшер булып эшкә кайта. Авылдагы медицина хәзмәткәренең эшен тавык та чүпләп бетерә торган түгел, аның эш сәгате 8дән 5кә түгел, ә тәүлекнең 24 сәгате, елның 365 көне. Кар-буранмы, җил-яңгырмы, юллар юк чакта тездән көзге пычракны ярып, кесә фонары яктысында үзенә юл күрсәтеп, төн уртасында да ул авырулар янына ашыга. Екатерина Васильевна 30 еллык хезмәт дәверендә үзенең төпле белемле, төгәл диагноз куя белүе, авыруларга игътибарлылыгы белән авылдашларның ихтирамын, ышанычын яулады. Тырыш хезмәтен күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бизи.
Ул үзенә тиң итеп Урта Баграж егете Николай Фроловны сайлый һәм ялгышмый. Алар өч малай үстерәләр.
“Хәзерге вакытта Катя апа лаеклы ялда. Сораган кешегә акыллы киңәшләрен биреп, күрше-тирәләр белән бер тугандай, дус-татулыкта көн итеп ята. Ихлас, гади, гадел булгангамы, күңеле дә, үзе дә яшь әле аның. Шушындый күркәм сыйфатлар тагын да күркәмрәк итә, яшәртә аны! Дөньяны бәлки матурлык коткара да торгандыр, ләкин кешелекне шәфкатьлелек яшәтә”, - ди Урта Баграж мәдәният йорты директоры Лариса Кузьмина.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/oly-yrkle-shfkat-tutashy

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев