Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттән үзмәшгуль кулинария буенча үз эшен ачып җибәргән

Олы Тәрбит авылында бу елның маенда гына ачылган “У Галины” дигән кафе үзмәшгульлек программасының матур нәтиҗәсе. Аны шушы авылда туып-үскән Галина Тараканова ачып җибәрде.

Галина Анатолиевнаның аш-суга кулы ятып тора, ул пешергән ризыкларны һәркем яратып ашый. Авылдашларына, туганнарына бәйрәмнәрдә дә әллә никадәр пироглар пешереп биргән ул, өйләренә дә әзерләшергә барган. Акчага эшләү турында сүз дә булмаган, андый вакытларда бер-береңә ярдәм итәсең бит инде ул. Әмма өйдә пешереп ятып булмый, салым органнарының да килеп тикшерүе бар. Шуңа да, үзмәшгульлек программасы гамәлгә кергәч, тормыш иптәше – Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов белән киңәшеп, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина янына баралар һәм хуплау табалар.

Яңа салым режимы турындагы закон нигезендә барлык теркәлү процедураларын узып, кафе ачып җибәрәләр. Галина Тараканова авылдагы балалар бакчасында тәрбияче булып та эшли. Әмма үзмәшгуль булуы аның төп эшенә кыенлык китерми, моңа закон да каршы килми. Кафеда эш сәгатен иртәнге алтыда башлап җибәрә. Ун төрле ассортиментта камыр ризыклары пешерә, аны Мәлки төбәгендәге алты кибеткә дә җибәрә.
– Салым органында үзмәшгуль булып теркәлүнең бер кыенлыгы да юк. “Минем салым” кушымтасы аша теркәлдем һәм бизнеска рөхсәт алдым. Көндәлек керемне шул кушымтада күрсәтеп барам, сатып алучыларга чек бирәм, әлеге чеклар нигезендә айлык салымнарымны үзвакытында түләп барам.Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге сайтыннан да үзем өчен күп мәгълүмат алам. Миңа салымны шулай түләп баруы күпкә җиңеләрәк, – ди Галина.

Һөнәри керемгә салым буенча күп мәгълүматны www.tvoedelo.pro алырга мөмкин.

"Кайбыч таңнары"

 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев