Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Бачкова: "Бәрмәнчек"тән китәсем килми...

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Ольга Бачкова белән туры эфир булды

Ольга эфирда инстаграммдагы язылучыларны кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Җырчының "Бәрмәнчек"кә эләгү тарихын сезгә дә тәкъдим итәбез.

"Беренчедән, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашаповага һәм Артур Поляковка зур рәхмәтлемен. Алар мине кечкенә вакыттан бирле беләләр. Чөнки мин “Туым Җондызы” фестивалендә гел катнашып килдем. “Бәрмәнчек”ләрнең җырулары, ут уйната торган биюләре балачак хыялым иде.

Алабугадагы көллиятне укып бетергәч, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. “Бәрмәнчек”ләр белән якыннанрак параларда таныштым һәм шунда мине Артур Владимирович кастингка чакырды да инде. Бик озак уйладым. Уку белән ансамбль эшен бергә  алып бару авыррак төсле тоелды. Остазым Винера Әхәтовна һәм әти-әниемнең киңәшләренә дә колак салдым. Беренче елны вакытны тулысынча укуга багышларга булдым. Икенче елны, кастингка барып, балачак хыялым булган “Бәрмәнчек” ансамблендә эшли башладым. Аллага Шөкер, коллектив мине якты йөз белән каршы алды. Аларны яратам, “Бәрмәнчек”тән бер дә китәсе килми",-  ди Ольга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев