Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: “Татар җырын керәшен җырлары саклап калды”

27 октябрь көнне Татар дәүләт филармония сәхнәсендә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле үзенең беренче юбилеен уздырды

Олег Фазылҗанов күптән түгел генә үзенең юбилей кичәсен уздырды. Ансамбльнең юбилей кичәсендә ул “Бәрмәнчек”нең беренче концертларын искә алды.

- Ялгышмасам, “Бәрмәнчек” ансамбленең беренче концертын, алып баручы буларак, мин башлап җибәргән идем бугай. Ул ниндидер бертөрле яңалык булып ачылды. Аңа бөтен халыкны таң калдырырлык программа эшләнгән иде. Концерт бик матур булды. Инде аңа ун ел узып киткән. Шушы ун ел эчендә ансамбль үз йөзен югалтмады, алар һәрвакыт тере тавышка җырлыйлар, миңа алар шул яклары белән кадерле.

Ун еллык нәтиҗәгә килгәндә, мин бары тик әле тагын бик күп эшләргә кирәк икәнен әйтә алам. Бүгенге көндә аларга эшләргә бик мөмкинчелек тә юк, кайда туры килә, шунда репетицияләр ясап йөриләр. Аларга шөгыльләнергә урын булыр дип өметләнеп калам, өметсез шайтан диләр. Шушы сорауга җитәкчеләребез игътибар итсәләр иде. “Бәрмәнчек” ансамбле Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә йөреп, керәшен сәнгатен күрсәтә. Илһам ага Шакиров бер концертында татар җырын керәшен җырлары саклап калды дигән фикер әйткән иде, бәлки, бу дөрестер дә.

Фото: Салават Камалетдинов

Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА, “Татар-информ”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев