Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: “Күптәнге хыялымны тормышка ашырырга исәбем ”

27 март - Театр көне. Бәйрәм алдыннан танылган актёрлар белән әңгәмә корып алдык. Алардан бу елда алып барачак эшчәнлекләре турында сораштык.

Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры:

– Театр елы диеп игьлан ителсә дә, безгә һәр ел театр елы булып кала. Ник дигәндә, театр – ул бит безнең яраткан, гомеребезне багышлаган эшебез. Бу көнне без ел саен зурлап, 27  мартта Камал театрында уздырабыз. Бу – Татарстанда булган барлык артистларны бергә җыеп очраштыра торган бәйрәм.

Театр елында эшләнәсе эшләр бик күп. Тиздән Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез” дигән пьесасы чыгачак. Мин анда нинди рольдә уйнавымны әйтмичә торам әле. Килеп күргәч, белерсез. Быел фестивальләргә күп йөриячәкбез: Санкт-Питербургка, Оренбургка, Уфага. Аннан инде күптән уйлап йөргән хыялымны тормышка ашырырга исәбем бар.

"Диләфрүз" спектакле, Амур ролендә

"Телсез күке" спектакле, Зариф ролендә

"Миркәй белән Айсылу" спектакле, Зәркай ролендә

"Яшь йөрәкләр" спектакле, Сайфулла ролендә

"Тормышмы бу?" спектакле, Мулла ролендә

Тулырак язманы "Туганайлар" газетасының №6 санында укыгыз.

Фото: Олег Фазылҗановның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев