Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Окей, Гугл!..»

4 апрель - Халыкара Интернет көне буларак билгеләнеп үтелә.

Бу көнне тарихта беренче мәртәбә 20 томлык «Etymologiae» энциклопедиясен төзегән Исидор Севильский вафат булган. Бу китапны барыбызның да яратып өлгергән, бүгенге көндә иң алга киткән сайтларның берсе - "Википедия"ның үрнәге дисәк тә була. Әлеге дата (4.04) шулай ук Интернет челтәрендәге "404. Бит табылмады" хатасын да хәтерләтә. Үзебезнең Рунет туган көн исә 1994 елның 7 апреленә туры килә. Бу көнне югары дәрәҗәдәге халыкара милли доменнар җыю базасында ".ru" домены барлыкка килгән.

Халыкара Интернет көне рәсми булмаган бәйрәм, ләкин аның турысында елдан-ел күбрәк халык белә. Интернет шулкадәр күп функцияләрне башкара ки, аннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Бүген бөтендөнья челтәре шулкадәр популяр. Ул барлык төр мәгълүмат һәм элемтә чарасы булып тора. Хәзерге вакытта Интернет аша сатып алу эшләрен башкарырга да, виртуаль рәвештә сәяхәт кылырга да, дөньяда булган вакыйгаларны реаль вакыт режимында күзәтеп барырга була.

Өлкән яшьтәге дәдәй-түтиләрнең телефоннарына карап, "Окей, Гугл!", дип эндәшеп, Интернеттан үзләренә кирәк булган мәгълүматны эзләүләренә бер яктан бераз шаяртып, елмаеп карасам, икенче яктан сөенеп туя алмыйм. Яшьлек елларында мондый хәлләрне күз алдына да китерә алмаган өлкән буын вәкилләренең бүгенге көндә шушындый алга киткән технологияләрдән куллана алуларына күңел сөенә. Димәк, алга барабыз!

Бүгенге көндә Интернетта социаль челтәрләрдә үз битләре булмаган кеше дә юктыр. Ни кызганыч, күп вакытта дус-ишләребезнең яңалыкларын шулардагы фотографияләрдән, язмалардан гына карап беләбез.

Безнең "Туганайлар" газетасының да Интернетта үз битләре бар. "Туганайлар" сайтында (http://www.tuganaylar.ru/), "Вконтакте" (http://vk.com/tuganaylar), "Фейсбук" (https://www.facebook.com/groups/336863699659383/) һәм "Одноклассники" (http://ok.ru/kryasheny) социаль челтәрләрендә керәшен дөньясында булган барлык яңалыклар белән танышып бара алсагыз, "Инстаграм"да редакция тормышыннан һәм төрле чаралардан кызыклы фотографияләрны карый аласыз. Интернетка кергәнсез икән инде, безнең сайтларны да читләтеп үтмәгез. Безгә кушылыгыз. Бергә булыйк!

Р.S. Заманага ияреп барып, үзебезнең кулга тотып укый торган, менә дигән китап-газеталарыбызны гына онытмыйк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев