Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәсел өлгесе

"Мамадыш районы Албай авылында гомер итүче яраткан җиңгәбез - Кирушина Анна Ивановнабыз бар безнең. Ул минем әнинең бертуган Михаил дәдәсенең хатыны. Әни туганнарын туплап, иренең (ерак дәдәбезнең) туганнарына ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләп бер йодрыкка җыеп тора торган җиңгәбез ул безнең. Әнием Роза Григорьевна да, шушы җиңгәбез дә, бер-берсен бертуганнар кебек...

Районның ераграк читендә табигате белән кешеләрне сокландырган авыл - Югары Әрнәш. Элекке елларда авылда кешеләр күп, гаиләләрдә балалар ишле иде. Иван Семенович Семенов гаиләсендә дә җиде бала: дүрт малай, өч кыз туа. Аларның Анна исемле кызлары бик җитез, эшчән булып үсеп җитә. Авылда укып белем ала, ләкин гыйлемгә омтылышы, белемен үстерү теләге көчле була, омтылышын әти-әнисе дә сизеп алалар. Шулай итеп, Анна Мамадышта укытучылар әзерли торган училищега укырга, дип, дусларыннан, гаиләсеннән аерылып китеп бара.

Анда аларга бик яхшы белем бирәләр, үз вакытында бу белем югары бәяләнә. Яратып башкара ул хезмәтен. Балаларга белем бирү серләренә көннән-көн ныграк төшенә. Укучыларның күңеленә үтеп керә ала. Сере - аларга хөрмәт белән карауда. Хөрмәт дигәнем - белем белән бергә тәрбия бирү. Шуңа күрә укучылар авыр вакытта: "Анна Ивановна, киңәш бирегез әле!"- дип, килә торган булалар.

Михаил Григорьевич Кирушин белән гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлыйлар. Михаил Григорьевич Албай мәктәбендә - тарих, Анна Ивановна татар теле һәм әдәбияты укыта. Балаларны төрлечә кызыксындыра. Күрше авылларга чыгып, концертлар кую да - телне үзләштерүдә бер алым. Кирушиннар бергәләшеп авыл кешеләренең үткән юлын җентекләп өйрәнәләр, музей оештыралар. Аларга, билгеле инде, укучылар да, авыл кешеләре дә ярдәмгә киләләр. Бай экспонатлы, бик эчтәлекле музей килеп чыга. Ул вакытта бөтен авыл халкы аңа экскурсия ясый.

Роза Пасыева һәм Анна Кирушина

Анна Ивановна үзенең үскән гаиләсен дә онытмый. Ул һәрчак алар белән кызыксынып тора, ярдәм итә. Бер сеңлесе нык авырый. Әти-әнисеннән рөхсәт сорап, туганына 15 көн генә булган баласын һәм сеңлесен алып, Казанга килә. Авыл хуҗалыгы институтында укучы энесе белән авыруны больницага салалар. Сеңелләре терелә, исән-сау гомер итә.

Кирушиннар гаиләсендә ике ул, ике кыз үсте. Алар барысы да, кияү-киленнәре, инде күп кенә оныклары да - югары белемлеләр, җырга-моңга сәләтлеләр. Анна Ивановна хәзер улы Клим Михайлович (мәктәп директоры) һәм килене Елизавета Васильевна белән бергә гомер кичерә. Балалары белән бик горурлана, алар да аңа зур хөрмәт белән карыйлар. Кызы Людмила Михайловна Григорьевага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелгәч, "Эшчәнлеген югары бәяләделәр!"- дип, бик куанды. Аларның шәһәрдә үскән улларын - Леонид Ильичны саф татар теленә әбисе өйрәтте. Оныгы КФУ тәмамлап, майор дәрәҗәсен алып, Ватанга хезмәт итә. Үзе янында үскән оныгы Аида Алабуга институтында чит телләр факультетында белем ала. Инглиз телен үзләштерә, бик матур җырлый, бии. Кечкенә оныгы Виталий Албай мәктәбенең сигезенче классында яхшы укый, спортчы. Олы уллары Леонид Михайловичның тавышы бик моңлы, аны еш кына сорап җырлаталар. Любовь салмак кына аңа кушыла, бу гаҗәеп, гаилә башкаруындагы җырлар - үзе бер сәнгать әсәре. Авылыбызда Валера белән Аиданың җырларын да көтеп торалар. Әйе, бәхет - балаларыңның бәхетле яшәүләрен күрү. Анна Ивановна, Син бәхетле! Балаларың, оныкларың синдәй нәсел өлгесе үрнәгендә яшәсеннәр, шул вакытта аларның да тормыш юлы матур булыр. Һәр туар таңнарың якты булсын, сиңа бары тик сөенечләр генә алып килсен, хезмәттәшем.

Бу гаҗәеп гаиләдә һәрчак җанлылык, мөлаемлылык хөкем сөрә. Ике як туганнарын да тигез күрәләр алар. Эшкә дә бик булганнар. Мал-туар да тоталар. Бик күп казлар асрарга җитешәләр. Анна Ивановнаның кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Каз мамыгыннан юрган сыру серләрен дә бары тик ул гына белә. Гадел, тирән белемле, туры сүзле, гомерлек укытучы ул. Хәзерге вакытта да белем, зирәклек дәрәҗәсе көчле, яшьләргә биргесез. Нәселне барлап торучы, ике якның да яхшы сыйфатларын гына күрә белеп, балаларына шуны төшендерүче дә ул. Нәсел шәҗәрәсен төзергә дә җитешә. Дүрт энесенә армия сафларында хезмәт иткәндә хәрби киемнән төшкән фотоларыннан карап ясалган картиналар да бүләк итеп, туганнарын шаккатырган. Әтисе ягыннан белем зиһене, әнисе ягыннан түземлелек, тырышлык, гаилә бөтенлеген тотып тору сыйфатларын алган шәхес ул. "Нәселнең иң тугрылыклы буыны, гаилә ядкарьләрен үзенең балаларына түкми-чәчми бөртекләп өләшүче ул. Аның белән бер фикер алышу да үзе бер бәхет",- диләр Николай һәм Геннадий Ивановичлар. Туганнарының: "Әниебез кебек күрәбез",- дип кайтып керүләре шулай дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев