Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Михайлов:"Село-Чура авыл җирлегендә референдум яхшы үтте"

"Ару гына торасызмы?" соравы белән Николай Михайловка мөрәҗәгать иттек.

Николай Михайлов, Кукмара районының Село-Чура авыл җирлеге башлыгы:

- Зур яңалыкларыбыз юк. 19 ноябрь көнне үзара салым җыю буенча референдум уздырдык, җирлектәге ике сайлау участогында да килүчеләр күп булды. Узган ел 400 сумнан җыйган булсак, быел исә бераз арттырдык. Спонсорларыбыз да булашабыз дигәч, карарга 700әр сум дип керттек, ә халыктан 500әрне җыярбыз дип торабыз. Яңа елга кадәр авылларда бу мәсьәлә белән кызуламаска булдым. Ел ахыры бит, акча мәшәкате күп - халык салымнар түли, хуҗалыкларын иминиятләштерә. Бер хәл алгач, январь аенда тотынырбыз.

Быелга дип җыелган акчага язын зиратларны чистарттык. Узган ел 100 метрлык алып куелган профнастил калайларга тагын 300 метрны өстәп, коймаларын яңартып куйдык. Аннан соң, авылларда тиешле урыннарга шлагбаумнар урнаштырдык. Су юлларын, башняларын карап, буядык, өчесен калай белән әйләндереп тә алдык әле. Җәен дә, кышын да килеп туктау урыннарының җайлы булуын истә тотып, авылларга пожарный гидрантлар да урнаштырдык. Киләсе елга да төзекләндерү эшләре, юлларны тәртипкә китерү каралган.

17 ноябрьдә Арчада халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда, еллык нәтиҗәләр буенча, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин безне Диплом белән бүләкләде, конвертында акчасы да бар иде. Село-Чура авыл җирлегенә биш авыл керә, аның берсендә күптән түгел хуҗалыклар бетте, бушап калды. Быелга планлаштырган эшләребез, шөкер, бетте диярлек. Шулай да, купель янында матур гына бер мәйданчык ясатырга, дип торабыз әле. Болар гына түгел, булганын сакларга да кирәк бит әле аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев