Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Максимов: Россия төбәкләрендә татар теле юкка чыга, чөнки яхшы укытучылар юк

Казанда VIII "Татар балалар лидеры мәктәбе" укучыларына татар теле дәреслекләре авторы Николай Максимов дәрес бирде.

Билгеле булганча, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм "Идел" Республика яшьләр үзәге тарафыннан "Татар балалар лидеры мәктәбе" сигезенче тапкыр оештырыла. Быел 2-8 ноябрь көннәрендә узган бер атналык җыенга Россия төбәкләреннән, шулай ук Татарстан шәһәр һәм районнарыннан мәктәп яшендәге 60 укучы килде. Алар - үз җирлегендә иҗтимагый-мәдәни тормышта актив катнашкан малайлар һәм кызлар.
Форум программасындагы һәр көн татар балаларының белемен, лидерлык сыйфатларын, милли үзаңын күтәрергә ярдәм итүче чараларны үз эченә ала. "Лидер мәктәбе" дәресләре "Идел" Яшьләр үзәге базасында үтә. Бүген балалар филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Николай Максимов белән очрашты.
Николай Максимов үзе белән таныштырып, 1982 елдан укытучы булып эшләвен искәртте. Ул университет һәм көллият студентларына, мәктәп укучыларына дәресләр бирә, татар теле укытучылары өчен семинарлар, ачык дәресләр уздыра. Галим мәктәпләр өчен татар телле һәм рус телле укучыларга татар теленнән дәреслекләр төзи.
Николай Максимов "Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе" авторы буларак билгеле. Аның үз мөгаллимлек тәҗрибәсенә нигезләнеп төзегән әлеге технологиясе үзенчәлекләрен аңлаткан фәнни-методик хезмәте 2015 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Быел исә әлеге фәнни-методик хезмәткә таянып, шул ук нәшриятта "Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез" дип аталган уку ярдәмлеге басылып чыкты. Ул мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән шөгыльләнү өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә билгеләнгән. Галим киләчәктә мәктәпләрдә төрле сыйныфлар өчен дә шундый ук уку ярдәмлекләре нәшер итәргә планлаштыра.
Николай Максимов "Татар балалар лидеры мәктәбе" малайлары һәм кызларына да баланы аралашуга этәрүче, төсле рәсемнәр белән бизәлгән "Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез" китабы буенча дәрес бирде.
"Быелгы җыенда катнашкан балалар арасында татар телен белмәүчеләр дә бар. Егермеләп бала, бигрәк тә Дагыстаннан, Әстерханнан килгән укучылар татарча аңламый, сөйләшми. Балаларның татар телен өйрәнү теләге зур. "Лидер мәктәбе"ндә уздырылган дәресләрдә, очрашуларда аларның бу теләге тагын да ныгый", - дип ассызыклады бу уңайдан "Идел" Яшьләр үзәге активисты Алсу Хафиз.Николай Максимов "Татар балалар лидеры мәктәбе" малайлары һәм кызларына да баланы аралашуга этәрүче, төсле рәсемнәр белән бизәлгән "Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез" китабы буенча дәрес бирде.
"Быелгы җыенда катнашкан балалар арасында татар телен белмәүчеләр дә бар. Егермеләп бала, бигрәк тә Дагыстаннан, Әстерханнан килгән укучылар татарча аңламый, сөйләшми. Балаларның татар телен өйрәнү теләге зур. "Лидер мәктәбе"ндә уздырылган дәресләрдә, очрашуларда аларның бу теләге тагын да ныгый", - дип ассызыклады бу уңайдан "Идел" Яшьләр үзәге активисты Алсу Хафиз.
Саратов шәһәреннән килгән өч кыз - Алия, Адилә, Алинә Туктаровалар - бертуганнар. Алар Саратовның француз теленә махсуслашкан 2нче гимназиясендә белем ала - 10, 9 һәм 6 сыйныфларда укыйлар. "Мин рус, инглиз, француз һәм испан телләрен беләм", - диде иң өлкәннәре - 16 яшьлек Алия. Һәм шул ук вакытта: "Татар телен камил беләм, дип әйтә алмыйм", - дип өстәп куйды. "Әби-бабай, әти-әни татарча белә, сөйләшәләр. Безнең мәктәптә татар теле дәресләре керми. Татар телен яхшырак өйрәнәсе килә, "Татар балалар лидеры мәктәбе"нә Казанга килгәч, телне белмәгәнгә оялдык", - дип сөйләде өч бертуган Туктаровалар беравыздан.
"Бу балаларны мин татарча сөйләшергә өйрәтмичә кайтарып җибәрмим", - дип белдерде Николай Максимов очрашудан соң. "Лидер мәктәбе"нең расланган программасыннан тыш ул якшәмбе көнне үзенең технологиясе буенча балаларга татар теленнән өстәмә дәрес үткәрергә киләчәген әйтте.
"Бүген төбәкләрдә татар теле укытучыларына кытлык зур. Өлкән буын инде китеп бара, тел өйрәтерлек яшьләр бик аз, юк дәрәҗәсендә. Россия төбәкләрендә ана телен белмәгән яшь буын татарлар үсеп килүе - бик җитди, зур борчу уята торган мәсьәлә", - дип билгеләп үтте Николай Максимов.
Ул үзенең телгә өйрәтү технологиясен чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен дә файдалы булачагына ышана. "Моның өчен татар теле укытучыларын сөйләм калыплары нигезендә татар теленә өйрәтү технологиясен файдаланырга өйрәтергә кирәк. Мин укытучыларга семинарлар уздырырга әзер. Әйдәгез, шул ук Әстерханга барып, укытучыларга, укучыларга дәресләр бирик", - дип тәкъдим итте галим "Татар балалар лидеры мәктәбе"н оештыручыларга.
"Татар-информ", Лилия Гаделшина

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев