Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаев: "Безгә дә вакыт җитте"

2019 ел Россиядә Театр елы буларак игълан ителде. Шул сәбәпле танылган актёрлары белән әңгәмә корып алдык. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев Театр елына карата үз фикерен белдерде.

Николай ДУНАЕВ, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры:

– Театр елы итеп билгеләүнең вакыты җиткәндер дип уйлыйм. Кино, мәдәният елы булды... Чиратта булуы бер хәл. Икенчедән, “русская школа” дөньядагы иң яхшы системалардан санала. Татар театры да “русская школа” нигезендә эшли. Ничек кенә әйтмәсеннәр, Көнбатыш театрлары Станиславскийны системасын өйрәнде, өйрәнә, өйрәнәчәк. Шуңа да, Россия күләмендә театрны шулай күтәреп алу лаеклы һәм дөрес эш дип саныйм.

Бу елда театрларга финанс яктан да ярдәм итәрләр, дип уйлыйм. Бүләкләүләр дә булырга мөмкин. Кечкенә шәһәрләргә спектакльләр куяр өчен акча, грантлар бирделәр. Мәдәният йортлары төзекләндерү эшләре бара. Театр елы исем өчен генә куелмады. Бу өлкәгә карата эшләгән эшләре дә күренә, дип әйтәм.

"Телсез күке" спектакле, Федор Зимин ролендә

"Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле, Павел Иванов ролендә

"Хафалы биюләр" спектакле, Атабай ролендә

"Зәңгәр шәл" спектакле, Байгура ролендә

"Гөргөри кияүләре" спектакле, Гөргөри ролендә

Фотолар Галиәсгар Камал дәүләт академия театрының официаль сайтыннан (kamalteatr.ru)  алынды.

Тулырак язманы "Туганайлар" газетасының №5 санында укыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев