Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Бухаровның якты истәлеге зәйлеләр күңелләрдә сакланыр

Иске Зәйдә яшәгән талантлы карендәшебез Николай Григорьевич Бухаров каты авырудан соң 68 яшендә арабыздан китте

Талантлы кешеләребезне югалту авыр. Бу көннәрдә тагын бер әнә шундый талант иясе мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Ул - Иске Зәйдә яшәгән   Николай Григорьевич Бухаров. Каты авыру аны 68  яшендә якты дөньядан алып китте.

Сыздырып гармунда, курайда уйнавы, моңлы итеп җырлавы белән һәркемнең күңелен үзенә җәлеп итә иде Николай Григорьевич. Ходай биргән шушы таланты, көр күңеле белән кешеләрне сөендереп яшәде.

Сабыр холыклы,тыйнак гармунчыны районда белмәгән кеше булмагандыр. Бик еш район һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып дәрәҗәле урыннар яулады.

 

Район мәдәният йорты каршында эшләүче ”Җиләк“ халык фольклор ансамблендә күп еллар гармунчы булып эшләде. Якты күңелле Николай Бухаров белән булган истәлекләр, изге гамәлләр бик күпләрнең күңелендә сакланыр. Аннан калган әлеге “көйләр”, “җырлар” озак вакытлар безнең  җаныбызны җылытып рух һәм көч биреп торыр.

Син бүген дә безнең арада, гармунчы Николай Бухаров!

Сиринә Хөснетдинова,  район мәдәният йорты автоклуб мөдире, "Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев