Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Никифор Тукмачёв: “Асрамага гармун бирәм” - видео

28 январьда Казан шәһәренең Мөштәри урамында урнашкан Язучылар союзының “Тукай клубы”нда, Түбән Кама язучылары оештырган әдәби берләшмә иҗат кичәсе узды. Бу хакта даими хәбәрчебез Михаил Тукранов яза

Кичәдә якташыбыз, авылдашыбыз Никифор Тукмачев та бар иде. Аның бүгенге көндә, “Гомерем Питраулары” һәм “Таң суы” исемле ике шигырьләр җыентыгы дөнья күрде, 60тан артык шигыренә көйләр язылды. Ул язган җырларны зур сәхнәдән танылган җырчылар башкаралар, “Үкенерсең әле”, “Җитми калды бер гомер” һәм башка җырлары хитка әйләнде, дип яза Михаил Тукранов.
Әлеге әдәби кичәдә укылган, шагыйрьнең җыентыгына кергән шигыре белән танышыйк.

Асрамага гармун бирәм
Никифор Тукмачев


Асрамага гармун бирәм,
Алыгыз, кемгә кирәк.

Үкенмәссез, уфтанмассыз,
Мондый гармуннар сирәк.

Асрамага гармун бирәм,
Телләре көмеш аның.
Күрекләре, төймәләре,
Өр-яңа килеш аның.

Асрамага гармун бирәм,
Кулдан эшләнгән гармун.
Сабантуйлар, мәҗлесләрдә,
Кулдан төшмәгән гармун.

Асрамага гармун бирәм,
Гасыр белән яшьтәш ул.
Милләт өчен көрәшкән ул,
Тормыш өчен иптәш ул.

Яшьлеккә дә алып кайта,
Бер тере тарих та ул.
Җылыта да, юата да
Йөрәккә табиб та ул.

Асрамага гармун бирәм,
Шигырь кебек моңлы ул.
Тальян гармун дисәләр дә
Чын татар гармуны ул.

Алыгыз, ятим итмәгез!
Ятимлекне күргән ул.
Апушны базарда йөртеп,
Инде бик үкенгән ул.

Ник алмыйсыз, гармунсыз да
Гомер үтә дисезме?
Гармун “үлсә” әллә тизрәк
Бар да бетәр дисезме?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев