Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Никифор өчен икеләтә бәйрәм

Февраль - бәйрәмнәргә бай ай. Ә яраткан шагыйребез һәм отставкадагы майор Никифор Тукмачев өчен ул - икеләтә сөенечле. 24 февраль көнне аның гомер бәйрәме - туган көне дә. Без аны Ватанны саклаучылар һәм туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Поэзия яратучылар аның лирик шигырьләрен дә, чәнечкелеләрен дә, юмористик рухтагыларын да...

Февраль - бәйрәмнәргә бай ай. Ә яраткан шагыйребез һәм отставкадагы майор Никифор Тукмачев өчен ул - икеләтә сөенечле. 24 февраль көнне аның гомер бәйрәме - туган көне дә. Без аны Ватанны саклаучылар һәм туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Поэзия яратучылар аның лирик шигырьләрен дә, чәнечкелеләрен дә, юмористик рухтагыларын да бердәй яраталар. Никифорның керәшен темасына багышланган үткен фикерле язмалары өстәл китабы итеп тотарлык.

Хөрмәтле Никифор дәдәй! Күңелеңдәге шигырь ялкыны һичкайчан сүнмәсен. Синең яңадан-яңа әсәрләреңне укып, җаннарыбызга ял, рухыбызга көч алырга язсын.Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы телибез үзеңә.

Никифор ТУКМАЧЕВ

Пар яфраклар
Ничек өзелми калгандыр
Инде кышка кергәндә?
Талчыбыкта ике яфрак
Бәргәләнә җилләрдә.
Сандугачлар киткән якка
Китмәкчеләрме очып?
Өзелеп, туган җирләрен
Үпмәкчеләрме кочып?
Шул яфракларны җәфалый
Салкын яңгыр, юеш кар.
И, табигать, бу парларда
Синең нинди үчең бар?
Беләләрдер, сизәләрдер
Өзеләсе көннәрен.
Соңгы көнгәчә саклыйлар
Талчыбык бөреләрен.
Сары яфраклар тибрәлә -
Пар алкалар, диярсең.
Язлар җиткәч, бу парларны
Искә алыр кемнәр соң?

Бүләккә җыр
Ал бирмәдем, уңар, дип лә,
Гөл бирмәдем, шиңәр, дип.
Җыр яздым, сиңа багышлап,
Хисләремне сөйләр, дип.
Җырлар бирәсем калмаган,
Гөлләр бирәсем калган.
Ни хәл итим: җыр язмышын
Белә алмадым алдан.
Әллә җилләр җиткермәгән,
Әллә үзең алмадың,
Бүләгемне алмасаң да,
Күңелдә югалмадың.
Җырларда да бар иде бит
Кайнар хис, изге теләк,
Җыр йөридер, бер үксездәй,
Сыеныр урын эзләп.
Бер моң сарылса җаныңа
Таңда искән җилләрдән,
Ул миннән бүләк дип уйла -
Яшьлек дигән илләрдән.

Бәхет
Күккә чөючеләр була -
Тотып алучылар бар.
Төпкә тибүчеләр була -
Тартып алучылар бар.
Йөзгә-йөз очрашкан чакта
Күрми узучылар бар,
Бик кирәктә, миңа ярдәм
Кулын сузучылар бар.
Шатлык бүлүчеләр дә бар,
Кайгымны бүлешмимен.
"Хәлләр ничек?", дигәннәргә
"Шөкер, бер килеш", димен.
Күп тә бетә - аз да җитә -
Бабамнар әйткән моны.
Шушыдыр якты дөньяның
Язылмаган кануны.
Җимертеп үк булмаса да,
Әле бит җирдә йөрү.
Чиксез бәхет түгелмени
Чыккан кояшны күрү?

Кыш
Кышкы челлә, салкыннардан
Ярыла бүрәнәләр.
Нишләрләр дус-туганнарым:
Күз йомсам бүген әгәр?

Яз
Кояшның нурларыннан
Җанда уяна өмет.
Көн генә озая - ә бит -
Гомер озайган кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев