Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нардуганнар шәп булды

Чаллы керәшеннәре быел Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында егерме бишенче тапкыр Нардуган бәйрәмен үткәрде. Нардуган кебек кызыклы, үзенчәлекле, халыкчан бәйрәмне тамашачы ел буена көтә. Чып-чын Яңа елның тууы бездә нәкъ менә Нардуган чорына туры килә дә бугай ул. Бөтен теләк-өметләрне шушы вакытка калдырабыз. Нардуган сәхнәсенә менеп, күрәзә-конкурсларда катнашкан кешеләр белән...

Керәшен бәйрәмнәрендә залда буш урыннар булмавына өйрәнеп киләбез. Шуңа күрә бәйрәмгә барырга теләүчеләр билет мәсьәләсен алдан кайгырта. Алдан кайгыртмаучылар бу юлы да тамаша залына эләгә алмыйча калды.

Чаллылыларга бәйрәм теләкләре җиткерергә сәхнәгә менгән шәһәр башлыгы ярдәмчесе Рамил Хәлимов әлеге бәйрәмдә инде күп мәртәбәләр катнашуын, Нардуган сценарийларының үзенчәлекле, кабатлауларсыз төзелүен, оештыручыларның иҗади эшләвен билгеләп үтте.

Нардуган кунаксыз булмый. Быел да бәйрәмгә Тукай районы Кенәз, Мәләкәс, Иске Җирекле, Борды авылларыннан, Менделеев районы Иске Гришкинодан, Удмуртия Республикасыннан керәшен фольклор коллективлары килде. Мамадыш районы Колышчы авылыннан 7 яшьлек Ангелина Солганова сәхнәгә чыгып баскач ук, тамашачы аны кул чабулар белән тәбрикләде. Үзенә шундый да килешле итеп тегелгән керәшен костюмы кигән җырчы кыз матурлыгы белән дә, үз-үзен тотышы, җырлау манерасы белән дә югары сәнгать осталыгын күрсәтте.

Казаннан "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле килеп төшү - чаллылылар бәхетеннән. Аю да биеттеләр, Әтәч тә кычкырттылар, сәхнәне чын мәгънәсендә ду китерде "Бәрмәнчек" артистлары.

Ә инде бәйрәмнең төп хуҗалары, елдагыча, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов һәм ул җитәкләгән "Карендәшләр" ансамбле җыручылары булды. "Җанагайлар", "Бәләкәй дәдәйләр" коллективлары исә бәйрәмгә яшьлек дәрте, җитезлек, осталык өлгесе биреп торды.

Нардуган бәйрәме турында шәһәребезнең иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - керәшен хәрәкәте ветераны Анна түти Колчеринаның кызыклы видеоязмасы күрсәтелде. "Карендәшләр" ансамбле җыручысы Надежда Сырышева Нардуган үзенчәлекләре хакында сөйләде. Ә инде Бәчели белән Кәтри, сәхнәгә чыгып, үзләре яшь чакта үткән Нардуган бәйрәмнәре, бергә кушылган еллары турында сөйли башлагач, тамаша залында көлү, кул чабу тавышлары тынып тормады. Ул да түгел, аларның "аулак ужин"нарын бүлдереп, нардуганнар кереп тулды. Шаян такмаклар да сиптерделәр, кызыклы табышмаклар да әйтештеләр - бик оста кыланды әлеге нардуган-кунаклар.

Әллә ничә йөз керәшен җыелган шушындый мәртәбәле залларда синең эшләреңне искә алсалар, рәхмәт әйтеп, кулыңны кыссалар, бүләк бирсәләр, моның рәхәтлеге ел буена җитә. Ә Виталий Агапов бу алтын кагыйдәне беркайчан да исеннән чыгармый. Быел да ул, Чаллыда беренче тапкыр Нардуган бәйрәмен үткәрүчеләрне, юбилярларны, правление активистларын сәхнә түренә менгереп, җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Ветераннар рәтендә Анна Асанова, Татьяна Миронова, Валерьян Васильев һәм башкалар бар иде.

Бер-береңне уздырып, такмак әйтешү, тәбикмәк пешереп, уңганлыгыңны күрсәтү кебек ярышларда, элекке елларда халык әле оялыбрак, ялындырыбрак катнашса, хәзер инде бөтен теләүчеләр саны "кирәк"тән артыбрак та китә. Күрәзә-юрау уеннарында, сәхнәгә менеп, киләчәген "каратучылар" да бик канәгать калдылар. Шулай булмыйча - Әтәч елы аларның бөтен теләгәннәрен үтисе икән бит! Яхшы өмет белән бергә, менә дигән бүләк тә тапшырдылар үзләренә.

Залда утыручы тамашачыга сәхнәдәгеләрне күзәтү кызык булса, сәхнәгә менеп, "уйнап" төшү "артистла"ның үзләрен канатландырды. Көн дә шулай артист булып йөрмисең бит!

Чираттагы, егерме бишенче Нардуган бәйрәме, дүрт сәгатьтән артык барып, чаллылыларны кинәндерде. Әле тамаша беткәннән соң да, кешеләр, таралышырга теләмичә, төркем-төркем булып, шау-гөр килеп, бер-берсе белән аралашты, бәйрәм тәэсире белән уртаклашты. Агапов командасына "Молодцы!" дигән сүзләрне җиткереп, киләсе очрашуларга кадәр, дип әйтәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев