Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нагайбәкләрдән Әтәч елына теләкләр

Чиләбе өлкәсенең Кассель (Кили) авылында яшәп ятучы карендәшебез, газетабызның хәбәрчесе Анна Артемьева, Яңа ел котлавын шигырь юлларына салып, укучыларыбызга юллаган.

ӘТӘС ҖЫЛЫНА КАРШЫ

Каршыласы Җаңа җылны

Әтәч җылы дигәннәр.

Җырлатырмы, беетерме,

Селкенгенче идәннәр.

Әтәстә дә кикирек,

Тауыкта да кикирек

Әтәс җылы килә дигәч,

Беешеек сикереп.

Бөтөн калык тауык карый

Ауылда сыер беткәч.

Саусаң кайсы сөт бирер, дип

Кайгыра кызыл әтәс.

Тауык өйләре салганнар,

Сыерларга төкөреп.

Кайсы җакларга качарлар,

Кесәләрен тутырып.

Әтәс җылы килә дейләр

Тауыклар көләр микән?

Кикириген кызартмыйчы

Әтәсләр түзәр микән?

Әтәс менгән читәнгә

Кикирикүк итәргә.

Беемейче,җырламыйчы

Ничек гумер итәргә?

Кызыл әтәс җылы килә

Дөңҗәләр имен булсын!

Җырлап,бееп,уйнап,көлеп

Әтәс җыллары үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев