Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нагайбакта бар туганнар җыелган фото

2 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Кассель авылында “Арумысыз, туганнар!” дип аталган VI халык иҗаты фестиваль-конкурсы узган

Чарага Татарстан, Удмуртия республикаларыннан һәм Нагайбак, Чибәркүл районнарыннан фольклор коллективлар килгән. Барлыгы 150 катнашучы булган. Татарстаннан зур делегация Мамадыш районыннан, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, “Урагай” ансамбле, этнограф Валентина Максимова, Чаллыдан Татарстанның халык артисты Виталий Агапов һәм аның “Карендәшләр” ансамбле, Удмуртия керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Владимир Рязанов һәм җирле фольклор ансамбле катнашкан.

Иң башта кунакларны клуб фойесында каршы алганнар. Анда этнограф Валентина Максимова милли киемнәргә багышланган күргәзмә оештырган. “Тамакса, түгәрәк яулык, чигелгән бистәрләр, ирләр һәм хатын­кызлар күлмәкләре һәм тагын бик күп нәрсәләр алып бардык. Екатеринбург һәм Чиләбедән килгән мәдәният бүлеге хезмәткәрләре безнең экспонатлар белән бигрәк тә кызыксынды”, ­ ди Валентина Петровна. Дүрт нагайбәк авыллары сыйдан сыгылып торган мул өстәлләр эзерләгән.

Бәйрәмне Кассель мәдәният йорты коллективлары театральләштерелгән пролог белән ачып җибәргән. Сәхнәдә авыл тарихы турында сөйләгәннәр, “яңа җир”не үзләштерү, беренче йорт төзелү вакыйгаларын күрсәткәннәр.  Аннары фестивальдә катнашучыларның барысы да, борынгы традиция буенча, яңа йортка узып, чиләккә тәңкәләр атканнар һәм хуҗаларга бүләкләр тапшырганнар. Балалар һәм өлкәннәр коллективлары нагайбәк фольклор әсәрләрен башкарган.

Фестиваль Россия территориясендә яшәүче барлык керәшеннәрне берләштерә. Кунаклар – Чаллыдан Татарстанның халык артисты Виталий Агапов белән “Карендәшләр” фольклор ансамбле, жюри йомгак ясаган вакытта, зур концерт биргән. Мамадыштан “Урагай” ансамбле “Тройсын” йоласын сәхнәләштергән. Нәтиҗәләр буенча, фестивальнең Грант­при бүләге Кассель авылы “Гомер” халык ансамбленә бирелгән.

Фестиваль кунаклары һәм катнашучылар авыл тарихы музеенда да булганнар.

Николай Михайлов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев