Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәү режиссеры керәшен дөньясын барлый

Узган елның ноябрь аенда Республикада "Божий народ - кряшены" трилогиясенең икенче һәм өченче бүлекләрен презентацияләделәр. Декабрьдә исә фильмны бөтен Россия халкы "Союз" телеканалыннан карады. Әлеге картина халкыбыз күңелендә зур тәэсирләр калдырды, керәшеннәр турында тагын фильмнар төшерү турында сорап, Наталья Гудылинага мөрәҗәгатьләр дә күп булды.

Мәскәү режиссерының үзенең дә керәшеннәр белән кызыксынуы зур. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә бу юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эш алып барырга уйлый Наталья Анатольевна. Бу көннәрдә, халык теләген дә хөрмәт итеп, Наталья Гудылина һәм оператор Виктор Медведский Мамадыш районында керәшеннәр турында өр-яңа фильм төшерү белән мәшгуль. Моңа кадәр экраннарга чыккан фильмнары халкыбызның дини һәм рухи темаларына багышланган булса, хәзер авторлар керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен ачып бирү өстендә эшли. Съёмкалар Мамадыш районының Юкәче, Җөри, Албай, Колышчы, Чия башы авылларында узды, дип хәбәр итә төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов.
Шулай ук, режиссерның "Туым жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваленә дә килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев