Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс һәм Село-Чура авылы балалары кышка багышлап рәсем ясаганнар

Редакциябезгә Тукай районының Мәләкәс авылы һәм Кукмара районының Село-Чура авылы мәктәпләреннән хатлар килеп төште. Аларда укучыларның иҗат җимешләре - ак-ак кышка һәм Яңа ел символы булган Эткә багышлап матур рәсемнәр урын алган.

Вера Солдатова, 12 яшь, Тукай районы, Мәләкәс авылы

Данил Катков, 11 яшь, Тукай районы, Мәләкәс авылы

Табышмак-шигырьләр

Зинаида Захарова

Күкләрдән очып

Төшәләр җиргә.

Биеп уйныйлар,

Курыкмый җилдә.

Кыш җиткәч, аны

Көтеп алалар.

Бик теләп чаңгы

Шуа балалар.

Ап-ак була ул,

Тик шикәр түгел.

Яз җиткәч кенә

Эри ич ул гел.

Синең дә аны

Күзәткәнең бар.

Чөнки энҗедәй

Сибелә ич...

(кар)

Николай Матвеев, 4 класс, Кукмара районы, Село-Чура авылы

Эльвина Алексеева, 1 класс, Кукмара районы, Село-Чура авылы

Камилә Шакирова, 11 яшь, Тукай районы, Мәләкәс авылы

Равил Хазиев, 11 яшь, Тукай районы, Мәләкәс авылы

***

Зинаида Захарова

Күкләргә сибелгәннәр,

Төн яктыртсын, дигәннәр.

Күптән җирне беләләр,

Ераклардан күрәләр.

Алар шундый шаяннар,

Алар бик тә наяннар.

Күз кысалар ярышып,

Тормый алар карышып.

Үзләре бик еракта,

Шуңа булмый сорап та:

-Анда ничек мендегез?

Күктә ниләр күрдегез?

Һәрчак якты йөзегез,

Озак яши күрегез!

Бармы анда кешеләр?

Дус яшиме күршеләр?

Капласалар болытлар,

Сүнә күктәге утлар.

Күңелсез кала безгә,

Теләгебез шул сезгә:

Мәңге шулай яныгыз,

Исемегез дә....

Төнгә җан өрүчеләр,

Ерактан күрүчеләр.

(Йолдызлар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев