Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлкидән Николай Петухов ярдәмчесе Евгений Гаврилов белән урак язмышын хәл итүдә үз өлешен кертте

Хәзерге чорда бар игътибар, бар хөрмәт игенче-механизаторларга юнәлдерелгән. Чөнки иген язмышы алар кулында

Кайбыч районы “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалында 25 еллык механизатор стажы булган Николай Петухов үзләренә нинди җавап­лы бурыч куелуын  яхшы аңлый. 
– Көннәрнең кызу булуы   безгә отышлы гына. Чөнки амбарларга коры ашлык керә. Бездә эш оешкан төстә бара.Һәр игенче үзенә йөкләнгән вазифаны аңлый. Шуңа да, һәр минутның кадерен белеп, аны файдалы эшкә сарыф итәргә тырышабыз. Комбайнда эшли башлавыма быел алтынчы ел. Ярдәмчем Евгений Гаврилов белән “Мега-класс” комбайнында өченче сезон бергә эшлибез. Ул быел Мәлки мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлап, Канаш шәһәрендәге техникумга керде. Җәйге ялында игеннәрне урып-җыюда булыша. Быел да шактый күләмдә ашлык суктырдык. Узган ел безнең исәптә 15 мең центнердан артык ашлык бар иде, – диде Николай Петухов.
Николайның игенче һөнәрен сайлавы юкка гына түгел. Аның әтисе Николай Андреевич та, озак еллар буена механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Әнисе Мария Лукинична авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәткән. Гаиләдә алты бала – өч кыз, өч ир-егет үскәннәр. Николай, урта мәктәптән соң, Казанда автомеханик һөнәрен үзләштергән.  Мәлкигә кайтып,  хуҗалыкка “КамАЗ” шоферы булып эшкә урнаша. Гаиләдә төпчек малай булганлык­тан, төп нигездә калган. Абый-апалары шәһәргә китеп урнаша, ә Николай үз бәхетен туган җирендә таба. Авыл шундый намуслы, тырыш ир-егетләр­гә таяна. 
–1997 елда Кош күле авылыннан Анна исемле сылу белән гаилә кордык. Ул Мәлки төп мәктәбендә башлангыч класс укучыларына белем бирә. Өч кызыбыз бар, беренчеләре игезәкләр, Юлия һәм Евгения. Хәзерге вакытта Юлия Мәскәү шәһәрендә химия-технология институтында инженер һөнәрен үзләштерә. Евгения Казанда медицина университетында белем ала. Алар быел өченче курска бара. Кече кызыбыз Карина  7 класста укый, – диде әңгәмәдәшем.
Без Николай һәм аның ярдәмчесе Евгений Гаврилов белән Мәлкинең машина-трактор паркында очраштык. Көзге культураларның уңышын җыеп бетереп, сабан культураларын урырга керешмәгәннәр иде алар.  Тик эшсез тормыйлар, комбайннарын карыйлар. туктатып тору бик авыр. Язмам геройларына алга таба да хезмәт уңышлары насыйп булсын.

Фото: "Кайбыч таңнары" газетасы

"Кайбыч таңнары" газетасы материалларыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев