Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлемлеләр күперле булды

Зәйдә 27 декабрь көнне тарихка кереп калырдай вакыйгалар шактый булды: шуларның берсе Югары Мәлем җирлегенә караган 52 хуҗалыгы булган Керәшен Мәлеме авылы күпере файдалануга тапшырылды, дип яза "Зәй офыклары" газетасы сайты.

Аны ачу тантанасында да район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район-шәһәр Советы депутатлары катнашты. Әлеге авыл халкы моннан берничә ел элек сулы булган иде. Биредә хәзер иске, тузган, авария хәлендәге күпер урынына яңасы салынды. Авылга керә торган әлеге күпердән барлык машиналар һәм мәктәп маршруты автобусы да йөри иде. Хәзер авыл халкы һәм мәктәп автобусы яңа күпердән җилдерә.
Төзелешне "Татарстан Республикасы күперләре" акционерлык җәмгыяте "Авыл күперләре" республика программасы буенча алып барды. Әлеге оешма Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша Зәйдә һәм Яңа Спаста күпер төзегән иде. Тантанада бер төркем төзүчегә Рәхмәт хатлары тапшырылды, аларга эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Барыннан да битәр күперле булуга авыл халкы куанды һәм бихуш калды.
Рәзимә Кашапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев