Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?

Җәй бетеп, яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып килә. Бу чор әтиәниләрнең кибет, базарларда мәктәп өчен кирәкле әйберләр алу вакыты. Минем дә быел кече кызым Камилла беренче класска укырга керә. Шул уңайдан газета укучыларыбызга баламның мәктәпкә әзерлеге күпмегә төшкәнен язып үтәргә булдым. Азмы бу, күпме?..

Форма 

Кызым барасы Казан мәктәпләренең берсендә формага карата үз таләпләре: быел форманың төсе куе зәңгәр һәм шакмаклы. Башка елларда ул соры төстә булган. Заказ буенча тектерелгән әлеге форманы билгеле бер кибеттән генә алу мөмкинлеге бар. Кызыма яраклы сарафан һәм ак күлмәк ун процент ташлама белән 3960 сумга төште. Алмашка алынган водолазка – 500 сум.

Сумка 

Ортопедик каты аркалы, яктылык кайтаргыч полосалары да булган җыйнак кына, җиңел ранец-сумкабыз 2399 сумлык булды. Кызым аны үзе сайлап алды. Шул ук фирманың, шундый бизәкләр төшерелгән йомшак пеналы - 232 сум. Монысы аерым сатыла, сумка хисабына керми.

Аяк киемнәре 

Балалар аяк киеме иң мәшәкатьле нәрсәләрнең берседер. Әле генә алган аяк киеме инде бераздан ярамаслык хәлгә килә. Я ул кечерәйгән, я берәр җире ертылып ук чыккан. Мәктәпкә киеп йөрергә матур туфли яки ботинка, алмашка кияргә аяк киеме кирәк була. Икенче аяк киеменең табаны ак булуы шарт. Чөнки кара табанлысы идәндә эз калдырачак, дип кисәттеләр. Физкультура дәресе өчен кеда яки крассовка кирәк булачак. Алдан алып куеп, көне килеп җиткәнче кечерәймәгәе диеп куркып, әле алары алынмады. Боларны алырга 2500-3000 тирәсе кирәк булыр дип торабыз. Бәйрәм көнне кияргә ак колготки, аннан алмашка тагын 1-2 колготки алырга да онытмаска кирәк. Ак бантлары - бар.

Спорт костюмы карадык - 1500- 2000 меңгә алырга була икән. Шорты, футболка – 500 тирәсе.

Башка кирәк-яраклар 

Дәфтәр, дневник, китап һәм дәфтәр тышлыклары, канцелярия товарларына – 1500-2000 сум тирәсе. Шулай итеп, кызымны мәктәпкә әзерләү, 15000 мең сумга чыгачак икән. Әле матур букетсыз да булмый бит. Ә анысы 1 сентябрьгә каршы көндә күпме торыр - белмим.

Монысы бит әле беренче белем көненә бару, беренче мәлдә кирәк буласы әйберләр генә. Алда салкын, яңгырлы көзе, кышы үз кирәк-яраклары белән көтеп тора. Акчаң гына җитсен.

Шулай да, иң мөһиме, балаларыбыз исән-сау булсын, шатланып укырга гына язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев