Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәп - культура учагы

Күптән түгел газетабыз битләрендә субашлыларның "җан авазын" баскан идек. "Бетәсебез килми", - дигәннәр иде "Нардуган" керәшен фольклор коллективына йөрүчеләр (№18 (334), 22.09.2016). Теләче районының Субаш авылында Качману көнне булдык. Менә инде дүртенче ел авылда бу бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Узган ел гына салып куйган чиркәүгә халык сыймады. Көн шактый салкын булганга,...

Күптән түгел газетабыз битләрендә субашлыларның "җан авазын" баскан идек. "Бетәсебез килми", - дигәннәр иде "Нардуган" керәшен фольклор коллективына йөрүчеләр (№18 (334), 22.09.2016).

Теләче районының Субаш авылында Качману көнне булдык. Менә инде дүртенче ел авылда бу бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Узган ел гына салып куйган чиркәүгә халык сыймады. Көн шактый салкын булганга, күбесе Нырсы елгасы өстендә ачылган бәке янына төштеләр. Субашлыларны зурлап, Казаннан ук килгән Пауал әтей бәкегә кач манды. Суда коенырга теләүчеләрең исәбе шактый булып чыкты. Ә инде бу "тамашаны"карарга җыелучылар тагын да күбрәк: бәке яны да, яр буе да халык белән тулган. Дөрес, бала-чага күренми. Алар бүген укуда, 12 чакрым ераклыктагы Олы Нырсы авылы мәктәбенә йөреп укыйлар. 64 хуҗалыгы, чиркәве, медпункты, китапханәсе, кибетләре булган бу авылның бүген клубы да, мәктәбе дә юк.

2011 елда урта мәктәп булудан туктап,башлангыч мәктәп статусында эшләп килгән уку йорты быел бөтенләй ябылган. Ә мәктәпнең элек башлангыч класслар укыган "уртасы", җылытылып, буш тора икән. Клуб өчен дип калдырылган спортзалда махсус җиһаз юк, биредә яшьләр спорт белән шөгыльләнә. Авылда культура чаралары оештыру өчен дә, инде 27 еллык стажы булган "Нардуган"- ның репетицияләрен уздырырга да, балалар белән эшләргә дә мөмкинлекләр юк, безгә клуб кирәк", - дип язганнар иде "Нардуганнар", авыл халкының зарын җиткереп. Авыл халкын ишетүче булганмы? Булса, бу мәсьәләдә берәр якка үзгәреш бармы? Шундый сораулар белән, авыл буйлап атладык.

"Сакаллы" объект

Клуб проблемасы Субашта бүген генә барлыкка килмәгән. Авыл бик күп еллар культура учагына тилмерә. 1996 елда авылда культура йорты төзелә башлап, түбәсенә кадәр җиткерелеп, туктала. Бүген инде объект, субашлыларның хыяллары белән бергә, җимерелеп бара. Түбәсе ишелеп төшкән клуб бинасы мәктәптән ерак түгел. Кызганыч объектка күз салып, мәктәпкә таба юнәлдек.

Бер мәктәптән - өч учреждение

Зур мәйдан биләгән, үзенең яшелчә, җиләк-җимеш бакчасын тоткан мәктәпнең территориясе бүген кар көрте астында, балалар чыр-чуы юк, сукмаклары көрәлмәгән.

Яз җиткәч тә, түтәлләр гөл-чәчәккә күмелмәячәк, монда инде элеккеге хуҗалар юк. Кызыл кирпечтән салынган биек спортзал, сузылып киткән бер этажлы мәктәп. Спортзалда әле дә яшьләр шөгыльләнә икән. "Ачкычы миндә, яшьләр сораганда ачабыз, спорт кружоклары эшли биредә", - диде клуб мөдире. Ятим калган мәктәп тә җанланган. Ноябрь аеннан, элек башлангыч класслар укыган "уртасын" Теләче администрациясе клуб итеп файдалану өчен биргән. Мәктәпнең бер башына медпункт күчкән. Иске "финский йортта" иза чиккән, 30 елдан артык стажы булган фельдшер Валентина Чернова сөенеп туялмый. Яхшы ремонт ясап, медпункт өчен бөтен шартлар тудырылган. Элеккеге классларда "процедурный", "стационарный" бүлмәләр урнашкан. Якты, җылы. Икенче башка урнашкан китапханәгә сугылмадык, безне күбрәк клуб өчен бирелгән "башлангыч мәктәп" өлеше кызыксындырды.

Үзе мәктәп, үзе клуб

Ишектән килеп керү белән, безне бизәлгән чыршы каршы алды. Аны мәктәпнең коридорына, элек линейкалар уза торган холл уртасына куйганнар. Стена кырына урындыклар тезелгән. Коридорның бер почмагы чаршау белән бүленеп алынган. Бу - "сәхнә арты". Ә сәхнәне коридор алыштыра. Шул ук коридор - тамашачы залы да. Клуб мөдире Татьяна Романова шуңа да шатланып туя алмый. "Яңа елны матурлап каршыладык, яшьләрне җыйдык, үз авылыбыз традицияләре буенча йолалар күрсәттек", - ди. Рус теле кабинеты - клуб мөдиренең бүлмәсе. Өстәл-парталарны үзенчә урнаштырып, шкафларына бар булган костюмнарын тутырып куйган Татьяна. Тарих кабинеты кайчандыр авыл тарихы белән бәйле материалларга, этнографик экспонатларга бай булган. Бүген барысы да сакланмаган, ләкин калган "байлык" әле шактый. Укытучылар Елена Семенова, Мария Иванова биредә музей почмагы оештырырга җыеналар. Монда, авылдан җыелган әйберләрдән кала, мәктәп тарихына бәйлеләре дә күп. Иң кадерлеләреннән берсе - кызыл материягә пионер значогы төшерелгән, Совет мәктәбе чорларыннан ук калган дружина байрагы.

Коридордагы стендта - кайчандыр Субаш мәктәбе яулаган кубоклар. Клуб мөдире сүзләренә караганда, алар да, авыл тарихы истәлеге булып, биредә калачак. Мәктәптән күчкән "бирнәләр" әле моның белән генә бетми. Классикага, мәктәп программасы әдәбиятына, рус, совет, татар язучылары әсәрләренә бай мәктәп библиотекасы йозакта. Авыл китапханәсенә кушу, я дә булса икенче берәр фондка тапшыру мәсьәләсе әлегә чишелмәгән.

Иң зур, иң бай "бирнә" - савыт-сабасы, кухня кирәк-яраклары белән "күчкән" мәктәп ашханәсе. "Яңа ел көннәрендә биредә аш-су конкурсы үткәрдек, бәлеш пешердек",- дип, сөенечен яшерми Татьяна. Аның сүзләренчә, бу авыл халкы өчен дә, клуб өчен дә бик кирәк әйбер, тик аның өчен "өстән" ниндидер процедуралар узып, аны законлаштырырга кирәк икән.

Моңсурак булды бу экскурсия. Бер яктан, кайчандыр гөрләп торып, бүген бушаган мәктәп жәл тоелды. Икенче яктан, мәктәпне клуб итеп кабул итеп булмады. Теләче районының керәшен оешмасы җитәкчесе, 2011 елга кадәр шушы мәк- тәпнең директоры булып торган Петр Чернов фикеренчә дә, мәктәп бинасы, функцияләре буенча, берничек тә клубны алыштыра алмый. Сәхнә, зал булдыру өчен мәктәп бинасына реконструкция кирәк. Ул инде, әлбәттә акчага төртелә. Тик бу реаль нәрсәме? Реаль булса, анны кем эшләр? Бу сорауны субашлылар 15 февральдә узачак авыл җыенында күтәрергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев