Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәп - белем учагы

Әле кайчан гына мәктәптә укулар тәмамланып, соңгы кыңгырау чыңлады, балалар ел буе зарыгып көткән җәйге каникулларга таралышкан иде. Кабат 1 сентябрь -Белем бәйрәме җитте, мәктәп яңадан укучыларны үзенә җыйды.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбе быел 150 нче тапкыр яңа уку елын башлады. Белем бирү йорты каршында узган тантаналы линейкада бәйрәмчә киенгән, аллы-гөлле хуш исле чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар шигырьләр сөйләде, җырлады. Бәйрәмгә 1класска укырга керүче балаларның әниләре дә килгән иде. Көннең кояшлы, җылы булуы да бәйрәмгә ямь өстәде.

Тантаналы линейканы мәктәп директоры Николай Морозов ачып җибәрде. Ул барысын да яңа уку елы башлану белән котлап, балаларга укуларында зурдан -зур уңышлар теләде, узган елга нәтиҗәләр ясады. Үткән ел мәктәпкә капиталь ремонт ясауда матди яктан район булышкан. Укытучылар коллективы мәктәпне эчке яктан сылап, бизәп, коридорларын буяган. Моннан берничә ел элек мәктәпкә тышкы яктан ремонт ясалып, түбәсен алыштырган булганнар. Быел шулай ук ашханәне, спортзалны да яңартканнар икән. Узган уку елында ТДИ (төп дәүләт имтиханы) нәтиҗәләре буенча, уналты мәктәп арасында дүртенче урын алулары да бик сөенечле хәбәр. Бу мәктәптә белем бирүнең ни дәрәҗәдә югары булуын күрсәтә. Укучылар саны елдан-ел кимү сәбәпле, Сәрдәдә быел мәктәп тугызъеллыкка калдырылган, аннан соң балалар район мәктәбенә барып укый, кайберләре шәһәргә китеп, махсус уку йортларына керә. Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә быел егерме алты бала белем алачак, ә укытучылар - унөч. Беренче класска дүрт бала кабул ителгән, тугызынчыда шулай ук дүрт укучы. Күрше Көлкәмәр авылыннан - өч, Чытыдан ике бала Сәрдә мәктәбенә йөреп укыячак икән.

Зур участоклы мәктәп бакчасында ел буена җитәрлек күптөрле яшелчәләр, бәрәңге дә утырталар.

Керәшен Сәрдәсе мәктәбен инде өченче ел Николай Морозов җитәкли. "Мәктәптә ремонт ясау буенча кыенлыклар тумады, бар да уңайлы хәл ителде. Инглиз теле укытучысының үзебезнең төбәк кешесе булмавы гына авырлык тудыра. Читтән килгән яшь укытучылар берәр ел эшләгәч тә, китеп бара, яңадан специалист эзләргә туры килә. Быел инглиз телен "Царево" поселогыннан килеп, Маргарита Шигаева укытачак икән. Аннан соң мәктәп янындагы иске биналарны (агач мастерской) сүтү, списать итү кыенлыклар тудырды", - ди Николай Морозов. Дәреслек-китаплар белән район булыша, ә эш дәфтәрләрен ата-аналар үзләре сатып ала икән.

Мәктәпнең тарихы бик зур. Архивлардагы язмалардан күренгәнчә, Керәшен Сәрдәсе мәктәбе 1867 елны ачыла. Иң беренче башлангыч класс кына булган, аннан соң тугызъеллык мәктәп, соңыннан мәктәп унберьеллык укытуга күчкән.

Быел Сәрдәдә мәктәп ачылуга 150 ел тула. Ул Питрәч районы территориясендә татар-керәшен авылларында ачылган беренче мәктәп була. Шул уңайдан, мәктәп тарихына кагылышлы булган барлык материалларны туплап, кечерәк кенә брошюра чыгарырга исәплиләр икән.

Эчтән дә, тыштан да ялт итеп торган, уку кирәк-яраклары белән җиһазландырылган, якты, зур класслы мәктәптә укучылар саны елдан-ел кими бару гына күңелдә сагыш уята. Югыйсә, югары белемле, стажлы укытучылар да җитәрлек, уку өчен барлык уңайлыклар булдырылган, спорт белән шөгыльләнергә зур бинасы да бар. Моннан 35-40 ел элек мәктәптә биш авылдан 500 ләп бала укыган (Көлкәмәр авылыннан гына 100ләп бала йөргән), шау-гөр килеп торган мәктәптә бүгенге көндә укучыларның ике дистәдән артык кына булуы борчуга сала. Бу - илдә барган үзгәреш җилләре тәэсире: колхозларның бетүе, эш булмагач, яшьләрнең авылдан китү нәтиҗәсе.

Балалар саны аз булса да, авылда әле тугызъеллык мәктәп булуы күңелне сөендерә. Бу мәктәптә укыган кешеләрнең шактые югары урыннарда эшли. Мәктәп белем учагы гына түгел, яшь буынны олы тормыш юлына чыгаручы якты маяк та. 150 ел балаларга белем биргән мәктәп ябылмас, киләчәктә дә эшләвен дәвам итәр, дип, өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев