Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Митрополит Феофан татарстанлыларны Рождество белән котлады

Казан Кремлендәге Благовещение соборында, Раождество уңаеннан, дини бәйрәм чарасы булды.

(«Татар-информ», Александр Елисеев). Казан Кремлендәге Благовещение соборында узган төндә, Рождество уңаеннан, дини бәйрәм чарасы булды. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан үткәрде.

Митрополит мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, иң мөһиме - традицияләргә тугры калу. Россия тарихында дини нигездә беркайчан да сугышлар булмаган һәм хәзерге вакытта да андый хәлгә һич кенә дә юл куярга ярамый, диде.

"Кадерлеләрем, барыгызны да Раождество белән котлыйм! Үзебезнең динебезне янә күралмый башласак, безгә бик оят булыр. Балаларыгызны тәрбияләү өчен храмга барыгыз. Иң мөһиме - үзеңнән башларга кирәк. Җаныбызда тынычлык булсын. Һәм үзеңне чисталыкта тотарга кирәк, таплар бар икән, чиркәүнең тәүбә аша алардан котылдыру ысулы бар. Тагын һәм тагын бер тапкыр өндим - тынычлыкны, килешүчәнлекне саклагыз! Ызгыш-талаш, каршылыклар булган җирдә олы бәла була, ул җимерекләргә, кан коюга китерә. Безнең һәркайсыбыз үз динен саклар һәм бер-берсенә карата хөрмәт белән карар. Ата-бабадан килгән дингә каршы төшкән кеше уңышка ирешә алмый, башкаларның хөрмәтен дә яулый алмый. Бу хакта онытырга ярамый", - диде митрополит Феофан диндарларга мөрәҗәгатендә.

Янә барча кешеләрне тынычлык саклап һәм килешеп яшәргә өндәп, 8 январьдә Зөя монастыренда яңа игумен - иеромонах Симеон (Кулагин) санга билгеләнәчәген белдерде. Соңыннан Феофан матбугат чаралары вәкилләре белән аралашканда Симеон турында, ул белеме буенча тарихчы, күп вакытын изге урыннарда үткәргән, диде. "Минем һәм Патриарх тарафыннан аның алдына бурычлар куелды. Данлы обитель ныгыячак", - дип ышаныч баглады Казан һәм Татарстан митрополиты.

Ильнар Тухбатов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев