Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мишуриннар династиясе Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды

5 октябрь — Укытучылар көнен бәйрәм иттек. Әлеге дата уңаеннан Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда узган тантанага карендәшләребез Мишуриннар гаиләсе дә чакырулы иде.

Династиянең буыннан-буынга сузылган педагоглык стажы 300 елга якын. Дәрәҗәле кунакларны сәхнәгә чакырып котладылар. Әлеге династиядән сәхнәгә 10 кеше күтәрелде. Гаиләнең яшьләре арасында Казанның 68 нче мәктәбендә физика-математика укытучы Владимир Мишурин да бар. Владимир “Ел укытучысы-2017” район этабының абсолют җиңүчесе, “Ел укытучысы. Казан шәһәре” шәһәр этабы җиңүчесе - 2 урын, республика этабының “Ел укытучысы-2017” лауреаты. Яшь укытучылар арасында беренче педагогик олимпиада җиңүчеләре командасына керде.

Педагоглар арасында төрле уеннарда Вахитов һәм Идел буе районнары командасы белән “Физик колейдоскоп-2016”, “Уңыш векторы-2018”дә беренче урыннарны яулый.
Мишуриннар династиясе Министрлар Кабинетының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үз эшләренең фанатлары булган укытучылар гына хәзерге заманда үз балаларына укытучы һөнәрен сайларга рөхсәт итәләр, дип уйлыйм. Кирушиннар-Мишуриннар укытучылар династиясенә сокланмыйча мөмкин түгел.