Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнең ил - сандугач сайрар җир

Республика көне уңаеннан, 30 августта "Казан-Арена" стадионы янәшәсендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган "Минем өй - Минем Республика" исеме астындагы мәдәният һәм аралашу паркы эшләде. Биредә рус, татар, башкорт, чуаш, мордва, мари һәм башка күп төрле милләтләр культурасын, гореф-гадәтләрен, киемнәрен тәкъдим итүче палаткалар тезелеп киткән. Әлеге палаткаларга куелган...

Республика көне уңаеннан, 30 августта "Казан-Арена" стадионы янәшәсендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган "Минем өй - Минем Республика" исеме астындагы мәдәният һәм аралашу паркы эшләде. Биредә рус, татар, башкорт, чуаш, мордва, мари һәм башка күп төрле милләтләр культурасын, гореф-гадәтләрен, киемнәрен тәкъдим итүче палаткалар тезелеп киткән. Әлеге палаткаларга куелган кул эшләренең төрлелеге, сувенирларның матурлыгы күз явын алырлык. Шунда ук күңелеңә охшаган әйберне сатып та алырга мөмкин. Теләгән кешегә чигү-бәйләү серләрен өйрәтүче осталар мастер-класс күрсәтә.

Безнең мастерларыбыз - Чаллыдан сувенирлар ясау остасы Лидия Ломакина һәм буш вакытларында әлеге түгәрәккә йөрүче Юлия - бер олау сувенирлар, курчаклар төяп килгән иде. Лидия Ломакинаның "керәшен-матрешкаларын" сораучылар күп булды. Керәшен күлмәкләрен кидереп, түгәрәк яулыклар бәйләтеп, тамаксалар тагылган этник курчакларны күргән кеше гаҗәпләнүен, соклануын яшерә алмады. Сокланмаслык та түгел: Валентина Максимовна киендергән курчакларның һәрбер киеменең детале тиешенчә, җиренә җиткереп тегелгән, бизәлгән бит.

Милли киемнәрдән киенгән, үз көйләрен сузып җырлап-биеп йөргән кешеләрне күзәтү бик тә күңелле булды. Халкыбызның культура программасын Казаннан "Мишә буйлары", Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан "Нур" коллективлары оештырды. Бала итәкле күлмәкләр киеп, тәңкә-тамаксалар таккан түтиләребез тирә-юньне гөрләтеп җыр сузды. Бәйрәм карарга килгән халыкны аяклары талганчы биеттеләр алар. Палатабыз тирәсе гөр килеп торды.

Күп милләтле республикабызның бер вәкиле булган керәшен халкы бәйрәмне гөрләтеп, шатланып уздырды. Үзенең эшкә уңган, җырга-моңга һәвәс булуын тагын бер кат күрсәтте.

Җыр-биюгә осталыгыбызны һәрвакыт күрсәтеп, раслап торабыз торуын. Ә менә 29 августта уздырылган "Идел буе халыклары аш-суы - 2014" Регионара фестивальдә катнашып, милли кухнябызны күрсәтеп ярышта катнашырга теләк белдерүче поварларыбыз табылмады. Рус, татар, башкорт өстәлләренә куелган ризыклар шикелле, безнең дә табыннарны бизәрлек тәм-томнарыбыз бардыр инде ул. Тик бу фестивальгә без әле әзерлексез булып чыктык. Повар-кулинарларыбызны да, милли ризыкларыбызны да барлыйсыбыз, яңартасыбыз, үзебезнең кухня буенча җыентыклар бастырасыбыз бар икән. Әлеге фестиваль киләчәктә башкалар белән бер рәттә булуыбызны күрсәтү өчен, бу өлкәдә дә оешып эшләргә кирәклеген ачык күрсәтте.

P.S. Хөрмәтле карендәшләр, сездән халкыбызның традицион, милли ризыкларына кергән аш-суларга рецептлар көтеп калабыз. Газетабыз битләрендә сездән килгән рецептларны биреп барырбыз.

Евдокия Иванова

Бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев