Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өметләребез зурдан әле

Газетабызның 21 нче санында (9 ноябрь, 2017 ел) "Ак таякчылар көне"нә багышлап Питрәч районы Кибәч егете Павел Чемодуров белән аның тормыш иптәше Гөлирәм Кирамова язмышы турында журналистыбыз Евдокия Иванованың "Ташламассыңмы?" дип аталган язмасы укучыларыбыз күңелендә тирән тәэсир калдырган. Бу вакыйгаларда үзе дә катнашкан Николай Петров редакциябезгә килеп үк чыкты.

Бу бик олы гыйбрәтле хәлләрнең дәвамы әле бәлки, зур журнал-басмалар битләрендә дә яктыртылыр. Яхшы эш онытылмас - халыкка, яшь буыннарыбызга тормыш үрнәге булып торыр. Статьяда татар кызы, Югары Тегермәнлек чибәре Гөлирәм турында хәбәрне күбрәк бирәсе иде, минем уемча, язманың төп шәхесе дә ул булырга тиеш. Бүгенге безнең әхлак тәртибеннән көннән-көн чыга барган яшәү рәвешендә шундый да рәхимле, киң күңелле кешеләр булуы халыкның алдагы көненә өмет уята.
 
Керәшен Сәрдәсендә үссәм дә, әнием Кибәч кызы булганлыктан, малай вакытта Кибәчкә, җырак ә биләргә барырга бик ярата идем. Башта әни үзе белән ияртә, 5-6 яшькә җиткәч, үзем генә барырга да өйрәнеп җиттем. Үзебезнең елга буйлап Түбән болыннан зират янын узып, Рус Сәрдәсе авылын читләтеп узам. Анда малайлар усал, алар белән әле соңрак кына, бераз русча аңлый башлагач кына дуслаштык. Мишәнең текә ярына ышыкланып, тегермән янына йөгерәсең дә, Тегермән бөясе аркылы Арыкка барасың. Бөя суының артыгын агыза торган киң каналны Арык дип йөриләр и де. Арыкта су махсус ясалган таш шарлама аркылы сикереп, шаулап ага. Һава җиләс, су бик чиста, салкынча. Агым әкренрәк урыннарда чабак балыклары назланып кына ялтырап йөзә, балык маймычлары күчләре кискен хәрәкәтле маневрлар ясый. Мишә тулы ап-ак каз көтүләре....
 
Таштан-ташка сикереп Арыктан чыккач, иркенлек күрмәгән Сәрдә малаен матурлыгы белән таң калдырырлык Кибәч болыннары башлана. Анда искиткеч тәмле балтырганнан башлап тагын әллә нинди, Сәрдәдә булмаган тәмле үләннәр, төрле җиләк-җимешләр үсә. Вакыты белән әче кузгалак, кәҗә сакалы, иреняргыч, болын кукысы, җуа, каен җиләге, җир җиләге, кура җиләге, бөрлегән, карлыган, шомырт, балан, миләш, эт борыны үсә, көзгә хәтта чикләвек тә өлгереп җитә... Андагы кош-корт! Сәрдәдә карга белән чыпчыктан башка кош күрмәгән балага аларның сайравы да яңа дөнья, исемнәре дә билгеле түгел. Өч чакрым араны сизми дә каласың. Тирә-як дөньяның, Мишә буендагы Кормаш әрәмәләренең матурлыгы, алдагы озын гомердә матур ниятләр, кирәкле зур эшләр башкарыласын вәгъдә итә, күңелдә чиксез киң өметләр уята.
 
Кибәч Кормашының күкеләре,
Безгә озын гомер юрады -
hәр яз саен санап яшебезне
Зур хыяллар белән урады...
 
Кибәчтә Мария, Анна җырак түтиләр, Җәкәү, Питер җырак дәдәйләр яши. Яраткан Дәү туталарының малае булганга, мине бик очындыралар. Сәрдәдәге тыюлар бетә, берничә көнгә ярымкыргый иркен тормыш башлана. Көне буе кайтмыйча су буенда чабам, малайлар белән болынга балтырган җыярга барабыз. Кибәч малайлары да мине кунак малае итеп йөртәләр, кармак белән балык тотарга өйрәтәләр. Җырак түтиләр, җырак дәдәйләр, миннән 5-6 яшькә олырак булганга, көне буе эштә, мин үз иркендә...
 
Павел менә шушы авылда үскән егет. Аның әбисе минем җырак әбинең бертуган тутасы, безнең арада шундый туганлык та бар.
 
Казанда ясалган операция уңышсыз булып чыккач, авылдагы туган-ыру бу авыр хәлдән котылу юлын эзли башлыйлар. Танышлардан Одесса каласында данлыклы күз врачы Филатов, Мәскәүдә аннан да мактаулырак, Кремльнең күз врачы Михаил Краснов барлыгын ишетәләр. Ул елларда аларның уңышлары турында радиодан еш сөйлиләр, аларны телевизордан күрсәтәләр. Чебоксар каласының данлыклы күз врачы Святослав Федоров ул елларда әле үз дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән иде.
 
Ул врачларга ничек барасы? Колхозда эшләгән авыл кешесенең врачка түләргә түгел, юл йөрергә дә акчасы юк ул заманда. Әтиләре сугыштан саулыгын бетереп кайткан, колхозда эшли, акча
алмый. Соңгы сыерыңны да сатар идең, өйдә әле Павелдан кечерәк тагын алты бала, аларны да үстерергә, аякка бастырырга кирәк.
 
Өч ел Армиядә хезмәт итеп кайткан Павелның да акчасы юк. Туганнар аркылы белешкәннәр дә, булыша алмасмы, дип, миңа хәбәр салганнар. Павелның тормышында әлеге фаҗи-
гале хәлләр булган 1975 елда мин Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында төзү эшләре инженеры булып эшли идем.
 
Мин, үземчә план кордым. Казан больницасыннан операция ясалу тарихын алып, Республика сәламәтлек министрыннан профессор, академик Михаил Красновка үтенеч-мөрәҗәгать
хаты алырга да, эш белән Мәскәүгә командировкага барган вакытта РСФСР Сәламәтлек министрлыгына керергә. Аннан соң Красновны күреп вакыт билгеләргә, шул вакытка Павелны операциягә алып килергә. Бер авырлыгы да юк, сөйләшәсе дә - эшли башлыйсы.
 
Сәламәтлек министрлыгы күрше бинада гына булганлыктан, министр исеменнән Мәскәүгә языласы хатның черновигын әзерләдем дә, ун минутка эштән рөхсәт сорап, министр янына ке-
реп киттем. Ике атна буе көн саен йөреп тә, министр янына керә алмагач, үтенечемне язып, министрның секретарена калдырдым. Приемныйга секретарь янына йөреп, тагын ике атна вакыт уздырдым. Химик пешү нәтиҗәсе булган күз җәрәхәтенең көннән-көн тирәнәюе, төзәлмәслеккә әйләнә баруы куркынычы булганга, югары түрәләрдән кәгазь көтмичә, тиз генә командировка оештырып (эшләр дә табылды), Мәскәүгә киттем.
 
Операция тарихы кәгазьләрен дә, копиясен дә больницада бирмәделәр, хәтта күрсәтмәделәр дә. Сәбәбе соңыннан беленде - Мәскәү врачлары әйттеләр: "Күзнең кимрәк җәрәхәт алып яхшырак сакланган өлешен Казанда операция ясап, бөтенләй эштән чыгарганнар, төзәтә алмаслык хәлгә китергәннәр".
 
Мәскәүдә РСФСР Сәламәтлек министрлыгында да, бөтен дөньяга танылган данлыклы врач Михаил Краснов та, минем үтенечемне тыңларга вакыт таптылар. 22 яшьлек, армиядән генә кайткан тап-таза егетнең эштә шундый бәлагә юлыгуын, алдагы гомерен сукырлыкта уздыру куркынычы булганын күрә торып, кемнең күңеле кузгалмасын, ярдәм итү теләге тумасын икән. Ходай-Тәңренең рәхмәте, чын кеше, нинди олы урында булса да, кешелеген югалтмый икән.
 
Краснов кушкан срокка Павелны Кибәчтән Мәскәүгә Җәкәү җырак дәдәй (Яков Николаевич Крысов) алып килде. Минем дә командировкада чагым. Павелны Краснов клиникасына тапшыр-
дык.
 
Бер-ике атна вакыт узганнан соң, миңа Казан вокзалыннан телефон хәбәре килде. Павел Мәскәүдән кайткан, вокзалда Авыл хуҗалыгы институтында укучы Кибәч егетенә очраган, шул шалтырата икән. Кыш иде, ул елларда әле авылларга йөрүче маршрут автобуслары юк. Үзебезнең министр Усман Шаһиевич Җиһаншин янына кердем. Әтнә ягы кешесе, бик олы күңелле шәхес иде. Павелны Кибәчкә озатырга үзенең персональный машинасын бирде. Машинаны алып, вокзалга чаптым. Кибәч егете белән Павел мине каршы алдылар. Павел бик сөенгән, машина номерларын укып күрсәтә. "Менә күрәм, күз бәбәгенә бик кыйбатлы хрусталь с тержень к уйдылар, бездән аерылма, элемтәдә бул, бераздан тагын чакырырбыз, икенче күзеңә дә операция ясарбыз, дип әйттеләр", - ди. Шатлыгым чиксез зур булды.
 
Яңадан барып, икенче күзен тикшерә башлагач, Казан остазларыннан соң инде өмет калмаган, дип таптылар... Мәскәү операциясеннән соң күзе 4-5 ел күрде дә, отыры начарая барды. Врачлар, яры үсеп бәбәктән кергән нурның мигә бару юлын каплый, чистарткан саен яңадан үсә - аңа каршы бүген әле чарабыз юк, дип аңлаттылар. - Бездән аерылмагыз, булышырбыз, дип өметләндерделәр дә. Мәскәү врачларының барысына да рәхмәтләребез чиксез.
 
Вакытлар узды. Эшемдә яңа мәшәкатьләр белән, берсеннән-берсе үҗәт каршылыклар белән көрәшеп, гомер дә узып китте. Соңгы елларда онкология зәхмәте борчып, вакытны да, соңгы юлга китәргә дип саклап тоткан баркүк акчамны да тотып бетерергә туры килде. Балаларым булышмаса, инде дөньяларның иң яхшысына (в лучший из миров), Рус Сәрдәсе зиратына, шунда әзерләп куелган урынга, әби, бабай, әни, түти hәм башка сөйгән туганнарым янына күчәргә хәбәр-ниятем бар иде. Каршы сүзем дә юк - hәр эшнең үз вакыты. Анда да безнекеләр ич.
 
Соңгы елларда фәнни-тикшеренү хезмәткәрләре электрон системалар кулланып тирә-як күренешне туп-туры баш миенә, аңга җиткерә торган приборлар ясау юлын эзли. Алар белән якын э лемтәгә кереп, без шул приборларны куллану юлларын белешәбез. Приборлар бик кыйбатлы. Туган-ыру бергәләшеп акча җыеп, җитмәсә, спонсорлардан үтенеп, шул җайланмага заказ бирергә әзерләнәбез.
 
Олы максатыбыз - сөекле киленебез Гөлирәм белән туганыбыз Павелны, узган караңгы елларны җиңеп, берсен-берсе күреп яшәү бәхетенә ирештерергә, мәрхәмәтле дөньяның яктысына сокланып, тату, озын гомер кичерергә мөмкинлек ачарга булышырга хыялланабыз. Кодрәтле Күк Тәңребезнең мәрхәмәте чиксез бит.

Тагын укыгыз: "Ташламассыңмы?.."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев