Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менә ичмаса ферма

Зәй районы Дүрт-Мунча җирлегендә өч мини-ферма исәпләнә. Әлеге җирлекнең Кабан-Бастрык авылындагы карендәшләребез Ермаковлар төзегән мини-ферма районда гына түгел, республикада өлге итеп куярлык

Ермаковлар йорты авыл уртасында һәркемне үзенә җәлеп итәрлек. Капкадан керүгә бакча башлана: биредә һәр түтәл келт итеп тора. Без биредә булганда соң өлгерә торган  җиләкләре пешеп утыра иде. 25 сутыйлы бакчада җиләк-җимеш белән бергә, яшелчә дә каерылып уңган. Бакчаларында ник бер чүп әсәре булсын!

-Бакчада эшләргә дә яратабыз, алар  безне, терлекләрне  туендыра, -ди гаилә башлыгы.

Ишегалдында һәр нәрсә тәртиптә. 30 сутый җир биләгән мини-фермалары да карап туйгысыз аларның. Ферма эчендә мөгезле эре терлек асрау өчен барлык шартлар да тудырылган. Сыер һәм бозаулар аерым асрала. Бина эчендәге чисталык һәм пөхтәлеккә ис китәрлек, бернинди чит-ят ис килми. Анастасия белән Юрий Ермаковлар шәхси хуҗалыкларында җиде сыер, ике бозау һәм үгез асрыйлар.

-Моннан ике ел элек  ел башында документлар җыеп, җәйгә әлеге ферманы төзеп кердек. Эшебезне өч сыердан башлаган идек, - ди гаилә башлыгы Юрий Ермаков.

Кош-корт өчен дә аерым бина төзегәннәр. Бүгенге көндә аларның 30 тавыклары, 50 бройлерлары, 25 индоуткалары бар. Һәр савылган сөтне эшкәртеп баралар: аларның үз клиентлар бар хәзер. Шәһәр халкы сөт һәм сөт продукцияләренә аларга заказны алдан биреп куя. Ермаковлар продукцияләренә күрше районнарда да ихтяҗ бар.

Ермаковларның улы һәм кызы югары уку йортларында укып. күрше шәһәрләрдә хезмәт куялар.  Уллары –инженер, кызлары фельдшер булып эшли: әти-әниләренә еш кайтып булышып торалар.

-Бик эшчән тырыш гаилә Ермаковлар, андыйлар күбрәк булсын иде, -ди җирлек башлыгы Радик Ситдыйков, алар турында җылы итеп сөйләп.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Фото: "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев