Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабу көе

1991 елда Татарстанның Чистай районы, Ишәле авылында язып алынган "Май чабу" көен тәкъдим итәбез. Май чабу көе Майларны ди чапсаң син каты чап, Чана үрәчәләрен җаңгыратып; Җырларны җырласаң каты җырла Ишәле урамнарын йаңгыртып. Ишәле урамы киртләч, киртләч, Киртләчләре бетәр ай кар киткәч; Ишәле урамнары йәмне йе Эйәмнәре бетәр ай май...

1991 елда Татарстанның Чистай районы, Ишәле авылында язып алынган "Май чабу" көен тәкъдим итәбез.

Май чабу көе

Майларны ди чапсаң син каты чап,

Чана үрәчәләрен җаңгыратып;

Җырларны җырласаң каты җырла

Ишәле урамнарын йаңгыртып.

Ишәле урамы киртләч, киртләч,

Киртләчләре бетәр ай кар киткәч;

Ишәле урамнары йәмне йе

Эйәмнәре бетәр ай май үткәч.

Кычкырыб ук җырлап без йебәрик,

Китсен тавышларыбыз тауларга;

Китсә дә лә китсен әй тауларга,

Без сандугач түгел әй сайрарга.

Җырларга диб әйтсәң без җырларбыз,

Берне генә түгел, ай икене,

Җырламас та идем ай икене,

Җырла диб әйтүегез сийкемне.

Д.Рамазанова "Татар диалектларыннан тезмә текст үрнәкләре" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев