Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Карпова беренче сольный концертын куйды - фоторепортаж

3 декабрь көнне Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, 30 яшьлек юбилее уңаеннан, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә беренче сольный концертын куйды

Концертта Марина тамашачыга үз тормышы турында сөйләде. Ә аның тормышы, беренче чиратта, Башкортстан районы Бакалы районы керәшеннәре белән бәйле. Җырчының әти-әнисе, яраткан әбисе, туганнары – бакалы керәшеннәре. Шуңа да, концерт әбисеннән яздырып алынган моңлы керәшен җыры белән башланды. Бу – концертта бердәнбер керәшен җыры иде.

Ә концертның калган өлеше рус җырларыннан һәм төрле милләт биюләреннән торды. Бу гаҗәп хәл түгел. Чөнки Марина Карпованың тормышында рус мәдәнияте зур роль уйнаган. Рус җырлары аны артист буларак таныткан.

Марина Карпова 8 ел буе Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры солисткасы булып эшләгән. Ул елларны җырчы җылы итеп искә алды. Хор да Маринаны онытмаган. Концертта хорның бүгенге солистлары Екатерина Ельшина һәм Мария Смирнова чыгыш ясадылар. Алар Марина Карповага хор һәм аның җитәкчесе Россиянең халык артисткасы Александра Пермякова исеменнән котлау җиткерделәр.

Җырчының үткәннәрен күрсәтүче фоторәсемнәр, видео-аудиозмалар – концертны җанлы итте. Анда Маринаның иҗатта беренче адымнары, Октябрский шәһәрендә “Тоусень” ансамбленә йөрүе, 18 яшьлек кыз баланың данлыклы Пятницкий хорында эшли башлавы, җырчының бүгенге тормышы күрсәтелде. “Менә шулай яшибез инде”, - диде артист.

Хитка әверелгән “Әх, керәшен кызлары” җырын да ишеттек. Бу җырны Марина Алина Давыдова белән башкарды. Бу номерда “Мирас” бию төркеме дә катнашты.

 “Бер кешене минем сәхнәгә чакырасым килә. Чөнки мин беренче концертыма Зәйнәп Фәрхетдинова килер дип беркайчан да уйламаган идем”, - диде Марина. Шушы сүзләр астында ул Татарстанның халык артисткасын сәхнә түренә чакырды. Җырчы Марина янына буш килмәгән. Зәйнәп Фәрхетдинованың кулында үзе әйтмешли, Марина кебек талантлы, матур, “күзгә ташланып торучы” пионнар букеты иде. Алар икесе бергә керәшен мотивлары чагылдырылган “Җыйдым җиләк” җырын акапелло башкардылар.

Концертта, шулай ук, филармония артистлары Карина Зиһаншина, Рөстәм Насыйбуллин, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Казан» бию ансамбле катнашты.

Бу көнне Марина Карпова беренче сольный концертын куйса, аның улы Кузьма зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясады. Кузьма булачак гармонист. Әни кеше дулкынлануын яшермәде. Кузьма исә үзен чын егетләрчә кыю тотты.

Концерт тәмамлангач, ике рус әбиен күреп алдым. Аларның фикерләрен беләсем килде. “Концертны бик нык ошаттык. Мондый күпмилләтле концертларда күптәннән булганыбыз юк иде инде”, - дип сөйләделәр алар. Ә бер танышым: “Татарстан җирендә керәшен җырчысының рус концертында булдым”, - диде.

Фото: Рамиль Гали

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев