Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта фәнни-методик семинар эшли

Бүген беренче керәшен священнигы, педагог, Үзәк керәшен-татар школы җитәкчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан, Мамадышта "Авыл мәдәни-ял учреждениеләренең хәзерге шартларда керәшеннәрнең мәдәниятен саклап калу өстендә эшчәнлеге: проблемалар һәм перспективалар" темасына фәнни-методик семинар эшли башлады.

Чараны республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Рита Дедюлева ачып җибәрде. Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова үзенең чыгышында, В.Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан, 2016 елда Татарстанда зур һәм мөһим чаралар уздырылачак, диде.

 

Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Алена Смирнова семинарда катнашучыларны сәламләп, аларга нәтиҗәле эш теләде.

Галим Геннадий Макаров "Керәшеннәрнең фольклор мирасы, аны саклап калу механизмнары" темасы белән чыгыш ясады.

Бөтен республикадан килгән 120 дән артык мәдәният хезмәткәрләре, керәшен биюләре, җырлары һәм борынгы уен кораллары буенча мастер-классларда үзләренең белемнәрен арттырдылар. Ә инде иртәгә катнашучылар Комазан башы һәм Дүсмәт авылларына чыгып, борынгы керәшен йолалары белән танышачак.

Семинардан фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез. Алиса Спиридонова фотолары.

Тулырак материалны газетаның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Мамадышта фәнни-методик семинар эшли

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев