Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Гатауллина: "Сольный концертыма әзерләнеп йөрим"

Ару гына торасызмы? Людмила Гатауллина (Чартдинова), Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы педагогы, "Айбагыр" ансамбле җитәкчесе:

- Ару гына торабыз. Шушы көннәрдә генә Зәй шәһәрендә Виталий Агаповның "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестивалендә "Айбагыр" ансамбле белән катнашып кайттык. Үзем анда керәшен җыруларына попурри башкардым. Зәйдә бит мин бераз эшләп киткән идем. Рәхмәт, тамашачы бик җылы каршы алды. Үземнең дә күңелләр тулды. Менә шулай бер дә тик тормыйбыз, мәш киләбез. Чакырган җирдән дә калмаска тырышабыз, "Айбагыр"дагы егет-кызлар да атлыгып торалар. Февраль аенда Чабаксарда узучы халыкара конкурска барырга да планлаштырабыз. "Сөембикә" татар халык ансамбле белән дә эшлим. Быел җәй Кырымга "Алтын мәйдан" фестиваленә дә җыенабыз әле. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр инде анысы. Алла боерса, барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез.
12 апрельдә Алабуга мәдәният йортында сольный концертымны бирергә дип йөрим. 45 яшьтә оештырырмын дип хыялланган идем, ул еллар кайгылы килде. Инде менә, санап утыргач, сәхнәгә беренче тапкыр менгәнемә дә 30 ел булган икән. Үзем дә шушы училищеда беренче курста укыганда җырлый башладым бит. Шушы уңайны да искә алырбыз сольный концертта. Шулай, көчебездән килгәнчә, тырышабыз. Артык мактана торганнардан түгел бит без, тыйнак халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев